Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2022, 17:29

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез

Пляжлар юкмы? Алар бездә җитәрлек! 

Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез
Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез

Җылы җәй дәвам итә. Алдагы көннәрдә дә су кереп булачак әле, һава температурасы +29 градус торачак.

Ләкин су керергә баргач, хәвефсезлек турында да онытмасак иде. Кешеләр бик күп батып үлә, ләкин, аларның берсе дә бу хәл нәкъ аның белән килеп чыгар дип уйламый. Кызганычка каршы, бүгенге көндә, 2022 елның 5 августында, республикада инде 87 кеше судан чыгарылган. Үлем сәбәпләре төрле, әмма күпчелеге батып үлгән - 53е, шуларның 46сы-өлкән яшьтәгеләр һәм 7се - балалар. Коточкыч саннар болар...Кемдер ирен яки хатынын, ә кемдер баласын югалткан. Барысы да су керергә тиеш булмаган урыннарда йөзгәннәр.

Пляжлар азмы? Алар бездә җитәрлек! Республикада  - 121 урында булдырылган. Тик фаҗигаләр саны никтер кимеми. Шушы көннәрдә Әбҗәлил районының Чебәркүлендә, Дәүләт авылы янында су коену өчен җиһазланмаган урында ир-ат мәете табылган. Аны балыкчылар күреп калган. Хәзер тикшерү-оператив чаралар алып барыла. Коену өчен махсус билгеләнмәгән урыннарда су кермәгез. Тирәнлеге күпме, төбе нинди булуы билгесез сулыкларга бөтенләй кермәвең хәерле.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: