Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2022, 17:06

Елга-күлләрдә сак булыгыз!

Республиканың елга-күлләрендә кешеләрне кисәтү һәм коткару буенча эшләр бер генә көнгә дә тукталмый.

Елга-күлләрдә сак булыгыз!
Елга-күлләрдә сак булыгыз!

Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов социаль челтәрләрдә: "Республикаданың елга-күлләрендә кешеләрне кисәтү һәм коткару буенча эшләр бер генә көнгә дә тукталмый", - дигән.

"Бу яллар да искәрмә түгел. Бу ял көннәрендә республикабыз халкының һәм кунакларының ялы максималь хәвефсез булсын өчен районнарда 800дән артык кешедән торган 353 профилактик төркем җәлеп ителгән. Моннан тыш, 62 коткару чарасы белән 169 коткаручы кизү торачак. Ләкин шуны да искәртергә телим, иң зур җаваплылык һәрберебездә ята. Иң мөһиме – үз сәламәтлегең, якыннарың, бигрәк тә балаларыңның гомере һәм иминлеге турында онытмавыгызны сорыйм. Аларны игътибарсыз калдырмагыз, кайчагында нибары берничә минут эчендә фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Җәйне һәркайсыбыз күңелле үткәрик. Барыгызга да яхшы яллар телим".

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: