Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2022, 21:49

Берсен дә балалар йортына илтмәгән

Андый әтиләргә һәйкәл куярлык.

Берсен дә балалар йортына илтмәгән
Берсен дә балалар йортына илтмәгән

Күп бала тәрбияләүче тулы гаиләләргә карап, ничек көч табасыз, ничек өлгерәсез дибез. Ә Стәрлетамакта яшәүче Дмитрий Шульга берүзе биш бала тәрбияли. Аның ике улы һәм өч кызы бар. Иң бәләкәйсенә - бер яшь, олысына - 13. Хатыны төпчекләрен тапкан вакытта коронавирустан вафат булган.

Дмитрий итәк тулы бала белән тол калгач, балаларын тәрбияләү өчен эшеннән китә. Ишле гаилә ике бүлмәле фатирда пособие акчасына, бер баласының инвалидлык буенча килгән пенсиясенә һәм декрет акчасына яши.

Балалар әнисез калсалар да, Дмитрий кебек кайгыртучан әтиләре булгач, биш бер туган үз йортларында бергә яшәүләре белән дә бәхетле.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: