Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2022, 14:12

“Өмет” гүзәле кем?

Июль аеның җиңүчесе ачыкланды.

“Өмет” гүзәле кем?
“Өмет” гүзәле кем?

“Өмет” гүзәле конкурсы дәвам итә, ай саен сылулар арасында бәйге оештырылып килә. Бу айда “Июль гүзәле” исеменә кем лаек булды соң? Тавыш бирү оештырылып, техник сәбәпләр аркасында ике сылу җиңү яулады. 12:00 сәгатьтә бәйгене тәмамларга тиеш булсак, ул бераз соңлабрак ябылды. Нәтиҗәдә Регина Мөлекова белән Айгөл Гәрәева җиңүчеләр булды.

Регина Кырмыскалы районында ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан Иске Шәрәй авылыннан. Ул үз авылында мәктәптә татар теле һәм урыс теле буенча балаларга белем бирә. Үз эшен яратып башкара, укучылары да аны хөрмәт итә. Кечкенәдән сәнгатькә гашыйк, җырларга оста. Шуңа күрә Прибельский поселогындагы “Шатлык” кызлар вокал ансамбленә йөри, шулай ук мәктәптә балалар белән “Хәзинә” дип исемләнгән фольклор түгәрәге алып бара.

Гаиләсендә үрнәкле гомер юлдашы, яраткан әни дә ул. Тормыш иптәше белән өч балага гомер бүләк итеп, ике кыз һәм бер малай үстерәләр.

Айгөл Әсбах кызы Гәрәева Чакмагыш районы Кашкар авылыннан. Бүгенге көндә Туймазы медицина көллиятенең 3 курсын тәмамлаган.

Айгөлгә сайлаган һөнәре күңеленә бик якын. Ул киләчәктә халык сәламәтлеге сагында торырга тели.

Хыялы: кешеләргә ихлас күңелдән ярдәм кулы сузып, изгелек кылып яшәү. Буш вакытларында фотога һәм видеога төшерергә ярата.

Шундый һәръяклап күркәм, уңган, матур сыйфатларга ия хатын-кызларга сокланмый мөмкин түгел.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: