Җәмгыять
5 август 2022, 04:32

Казахстан белән Уфа арасына тузан да төшермибез

 Башкалабыздан Red Wings авиакомпаниясе самолетлары оча башлады. 

Казахстан белән Уфа арасына тузан да төшермибезКазахстан белән Уфа арасына тузан да төшермибез
Казахстан белән Уфа арасына тузан да төшермибез

Кичә, 4 августта, «Уфа» аэропортыннан Казахстанның төп икътисадый үзәкләренә – Нур-Солтан һәм Алмата шәһәрләренә Red Wings авиакомпаниясе самолетлары оча башлады.

Рейслар атнага бер тапкыр, пәнҗешәмбе көннәрендә планлаштырылган. Уфадан Казахстан башкаласына 19:10 сәгатьтә очып китә, юл вакыты 1 сәгать 50 минут тәшкил итә. Алматада һава суднолары 10:45 сәгатьтә очачак, юл вакыты - 3 сәгать. 

Элегрәк, 8 июльдә, Казахстанга «Азимут» авиакомпаниясенең даими рейслары җибәрелгән иде. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас