Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2022, 13:30

Ярдәм йөзеннән

Башкортстан Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде.

Ярдәм йөзеннән
Ярдәм йөзеннән

Автоколонналар Уфа районының «Башсельхозтехника» базасы территориясеннән Луганск халык республикасының Петровский шәһәренә чыгып киттеләр.

Сигез фургоннан торган чираттагы гуманитар ярдәм  Петровскийның генерал-майор М.М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәбе өчен тәгаенләнгән. Аңа пиломатериаллар, гипсокартон, сэндвич-панельләр, җылылык изоляциясе материаллары, радиаторлар һәм торбалар, инструментлар һ. б. керә.

«Бүген чираттагы гуманитар ярдәмне  җибәрәбез. Колонна составында 21 кеше, 10 берәмлек техника, 91 тонна төзелеш материаллары бар. Мәктәптә барлык эшләрне дә вакытында башкарырга һәм объектны уку елы башына эшләтеп җибәрергә кирәк. Шулай ук медицина хезмәткәрләре, коммуналь хезмәткәрләр һәм мәктәпкә капиталь ремонт ясаучылар өчен   озак саклана торган азык - төлек продуктларын алып киләбез, алар 4 тоннага якын », - дип сөйләде Руслан Насретдинов.

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров аңлатканча, хәзер Петровский мәктәбендә безнең төбәктән 110 төзүче эшли. Ул искәрткәнчә, гуманитар миссия башланганнан бирле республикадан Донбасс территориясенә инде 1 400 тоннадан артык ярдәм китте. Гуманитар ярдәм даими рәвештә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча җибәрелә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: