Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2022, 16:30

12 миллионлык ремонттан соң түбәдән су ага

Зарланалар...

12 миллионлык ремонттан соң түбәдән су ага
12 миллионлык ремонттан соң түбәдән су ага

     Уфада күп катлы йортларга капиталь ремонт ясалу бер яктан  сөендерсә, ул ремонтның кайвакыт шулкадәр сыйфатсыз булып, ремонтка  тотылган акчаларның җилгә очуы бик тә көендерә. Йортта яшәүчеләрнең борчылуы турында әйтеп торасы да юк. Уфаның Набережная урамындагы 45нче йорт – шундый проблемалы йортларның берсе.

     Биредә 2020 елда түбәгә капиталь ремонт ясалган, соңрак подъездларны да ремонтлаганнар. Йорт күзгә күренеп  матурланган, чиста һәм уңайлыга әйләнгән. Әмма халыкның шатлыгы озакка сузылмаган: быел июль аенда көчле яңгырлар вакытында түбәдән су үтә башлады.

     "Түбәдән су шулкадәр нык үтте, тугыз катны үтеп,  хәтта фатирларга да керде, - диләр йортта яшәүчеләр. – Күптән  түгел ремонтланган подъезд нык зыянланды. Ике атнадан бу хәл тагын кабатланды. Кешеләргә зыянны кем түләр? Күпләрнең фатирларында сыйфатлы ремонт ясалган. Лифт эшләми, электрны сүндерделәр. Тагын яңгыр яуса, тагын  шул  хәл булачак. Беркем  бернинди чара  күрми,  без үз проблемаларыбыз белән ялгыз калдык”, - дип зарлана халык.

    Фатир хуҗалары түбәне ремонтлауга капиталь ремонт фондыннан 12 миллион сум акча тотылуы турында әйтәләр. Хәзер аларда нигезле сорау туган: әгәр ремонт ике елга гына җиткән икән, ул түбәнең нәрсәсен генә ремонтлаганнар соң?

     "Түбәне унике миллион сумга ремонтлау – бу бик күп, хәтта сигез подъездлы йорт өчен дә. Монда төрле фикерләр туа – акча сарыф итүнең нәтиҗәлелеге, башкарылган эшләрнең сыйфаты турында да. Хәлне тикшерәчәкбез”, - ди Башкортстан Республикасында халык фронтының төбәк бүлеге эксперты Гөлнара Мәгъсүмова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: