Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 август 2022, 14:20

“Номерсыз мотоцикллар йокларга бирмиләр...”

Картлар, балалар, эшләүче халык ничек йокларга тиеш?

“Номерсыз мотоцикллар йокларга бирмиләр...”
“Номерсыз мотоцикллар йокларга бирмиләр...”

    Башкортстанның Белорет шәһәрендә яшәүчеләр шәһәр юлларындагы тәртипсезлеккә, законсызлыкка зарланалар. Зарланучыларның берсе урамнар буйлап җилдерүче номерсыз мотоциклларның халыкка куркыныч тудыруы турында язган.

     “Соклангыч матур урында – Башкортстанда, Белорет шәһәрендә ял итәм. Искиткеч шәһәр, әмма хакимият һәм полиция кая карый икән? Кич җитү белән номерсыз мотоцикллар узышып, бөтен кварталга “ырылдыйлар”. Автомобиль яратучылар көчле музыка кычкыртып, шәһәр буйлап чабыша. Тәрәзәләр селкенеп тора. Картларга, эшләгән халыкка һәм балаларга йокларга бирмиләр.

     Полиция һәм хакимияткә шулай “уңайлы”дыр инде – алар күренми дә, ишетелми дә. Ә бит бу хәл гражданнарның хокукларын ачыктан-ачык бозу дигән сүз.  Тик Белорет һәм шәһәрнең эчке эшләр идарәлеге башлыклары кайдадыр  шау-шу үтеп керми торган койма артында йоклый, күрәсең...”

    “Әйтегез әле, сез нормаль йокы яклымы? Сез – Башкортстан  Башлыгы һәм әлеге авторитетыгыз белән бу тәртипсезлеккә чик куелсын өчен бер шалтырату һәм берничә сүз җитәр иде җитәр иде", - дип мөрәҗәгать иткән  Андрей исемле ир-ат төбәк башлыгына.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: