Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2022, 12:27

Радий Хәбиров кымыз җитештерүчеләр белән очрашты

Җитәкче аларга бер бик файдалы киңәшен бирде.

Радий Хәбиров кымыз җитештерүчеләр белән очрашты
Радий Хәбиров кымыз җитештерүчеләр белән очрашты

«Башкорт аты» фестивале кысаларында Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм фермерлары күргәзмәсендә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен, шул исәптән танылган башкорт балын һәм кымызын тәкъдим иттеләр.

Республика башлыгы Радий Хәбиров Баймак районыннан Өметбаевлар гаиләсе стенды янында тукталды. Өченче ел инде яшь гаилә башкорт токымлы атлар үрчетә һәм кымыз җитештерә. Эчемлек бик популяр.

Белорет районыннан Дубровский гаиләсе фестиваль кунакларын юкә, чәчәк, карабодай балы белән сыйлады. Бер ел элек гаилә 3 млн. сумлык республика грантын алган. Ул акчага бу гаилә тагын умарта үрчеткән. Фермер-умартачылар  продукцияләрен Белореттагы үз кибетләрендә сата, шулай ук балны Уфага һәм Мәскәүгә дә озаталар.

Радий Хәбиров фермерларга азык-төлек сәнәгате предприятиеләре өчен республика дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга тәкъдим итте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: