Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2022, 12:22

Күргәзмәне кунаклар бик ошаткан

30 июльдә Баймак районында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмыкия башлыгы Бат Хасиков «Башкорт аты» фестиваленең экспозиция-һөнәрчелек мәйданчыгында булдылар.

Күргәзмәне кунаклар бик ошаткан
Күргәзмәне кунаклар бик ошаткан

Биредәрайоннарның авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе оештырылды, халык һөнәрчелеге һәм традицион һөнәрчелек осталары эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Радий Хәбиров һәм Булат Хасиков балта осталарының эшләнмәләрен карадылар. Башкортстан башлыгы продукция әзерләү техникасы, материалларны кайдан алулары һәм мондый товарларга сорау бармы-юкмы - шуның белән кызыксынды. Башкортларның борынгы һөнәрләрен саклаучыларның берсе – Баймак районы 2нче Иткол авылыннан Рамил Әльмөхәммәтов. Күргәзмәгә мастер ау өчен кышкы чаналар һәм тарантас алып килгән. Бу чара бик мавыктыргыч һәм матур үтте.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: