Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2022, 13:43

Җиңүчегә - "Лада Гранта"!

Ачкычны Радий Хәбиров үзе тапшырды. 

Җиңүчегә - "Лада Гранта"!
Җиңүчегә - "Лада Гранта"!

Кичә, 30 июльдә, Баймак районында «Башкорт аты» республика фестивале барган җирдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Калмыкия башлыгы Бат Хасиков кыргый айгырларны һәм «Озын бәйге» ат чабышларын карадылар. Бу - фестивальнең иң авыр һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та чаралары иде.

Ат чабышлары нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесе 14 чакрымга чабып, беренче килгән җиңүчегә «Лада Гранта» автомобиле ачкычын тапшырды.

Радий Хәбиров шулай ук ат үрчетү тармагының иң яхшы белгечләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: