Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 июль 2022, 10:09

Август җылы булырмы?

Җәйдә яшәп туймадык бит әле! 

Август җылы булырмы?
Август җылы булырмы?

Башкортстанда июльдә эссе булды. Ә август ае ничек киләчәк?

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, августның беренче атнасы җылы булачак. Алдан фаразланганча, 7 августка кадәр көндезге температура уртача +23,+27 градус тәшкил итәчәк, төнлә +14,+16 күрсәтәчәк. Шул ук вакытта 1, 2 һәм 3 августта яңгыр явуы көтелә.

Көндезге һава температурасы +23, +25 градус булачак. 4ннән 7нче августка кадәр аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Атна ахырына-шимбә һәм якшәмбе көннәрендә-синоптиклар температураның бераз күтәрелүен, көндез +26, +27 градус вәгъдә итә. Шул ук вакытта метеорологлар август ае һава торышы төрле булачак, диләр. Ягъни температураларның кискен үзгәрүе, шулай ук корылыкны һәм көчле яңгырларны чиратлаштыру чоры булырга мөмкин. Мәсәлән, бер көндә айлык явым-төшем нормасы төшсә, аннан соң озак вакыт яумыйча торачак, имеш.

Фаразлары чынга ашармы, карарбыз инде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: