

Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә шундый пост урнаштырды:
“Бүген Уфага эш визиты белән Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский килде. Пространство мәгълүматларының милли системасын (НСПД) гамәлгә ашыру, хезмәтләрне цифрлаштыру турында фикер алыштык, хезмәттәшлекнең алдагы юлларын билгеләдек.
Башкортстанда Росреестр белән эш нәтиҗәле оештырылган. Без НСПД дәүләт программасын гамәлгә ашыруда 20 пилот-төбәкләр арасында. Олег Александрович билгеләвенчә, безнең мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессларын автоматлаштыру буенча шактый тәҗрибәбез бар, ул системаны формалаштырганда ярдәм итәчәк.
Республика башлыгы белән очрашу вакытында Башкортстан “Туризм өчен җир” пилот проектында катнашачак, дигән карарга килделәр. Бу безгә туризм үсешенә күбрәк инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.