Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль 2022, 20:24

Радий Хәбиров: “Башкорт аты” фестивале даими чарага әйләнер дип өметләнәм”

Шулай булсын!

Руфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

«Башҡорт аты»  беренче республика фестивалендә катнашучы  Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең телеграм-каналында пост бастырып чыгарды.

"Баймак, башкорт атына багышланган беренче республика фестивале - "Башҡорт аты". Көчле һәм чагу.  Башкортстанда  фестиваль даими чара булыр дип өметләнәм. Барыгызга да исәнлек телим!»  - дип язды ул.

Төбәк Башлыгы  постына  фестиваль мәйданыннан кыска видео да беркетте.

Исегезгә төшерәбез,  “Башкорт аты” фестивале кичә Баймак районында старт алды. Ул Графское күле буенда уза. Кичә биредә традицион җәядән ату буенча «Мәргән уксы» төбәкара фестивале узды.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: