+17 °С
Яңгыр
Башкортстанда иң яхшы кымызны кайда ясаулары билгеле булды. 16 нчы республика кымыз җитештерүчеләр конкурсында Учалы районының «Юлдаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кымызы иң яхшысы дип табылды. Икенче урында - Әлшәй районыннан Айрат Ганиевның фермер хуҗалыгы. Өченче урында - Баймак районыннан Илнур Биктимиров крестьян-фермер хуҗалыгы. Конкурста иң тәҗрибәле катнашучы дип Зилаер фермеры Марат Абдулов билгеләнде.
Кымыз җитештерүчеләр конкурсы Баймак районында «Башҡорт аты» республика фестивале кысаларында үтте.