Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль , 19:57

Бату Хасиков: “Безнең тарихыбыз, мәдәни кыйммәтләребез уртак”

Ике төбәк арасында ныклы хезмәттәшлек итү күз уңында тотыла.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

"Башкорт аты" фестивалендә катнашучы Калмыкстан Башлыгы Бату Хасиков ике төбәк арасында хезмәттәшлек планнары турында сөйләде.

Төгәлрәк итеп әйткәндә, Калмыкия һәм Башкортстан республикалары арасында төрле өлкәләрдә берничә эшлекле килешүгә кул кую планлаштырыла.

Бату Хасиков Баймак районына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка калмык атына сертификат тапшырды.

- Безнең тарихыбыз, мәдәни кыйммәтләребез уртак, - диде Бату Хасиков. - Ике төбәк арасында дуслык ныгысын гына.

Радий Хәбиров, үз чиратында, калмык коллегасына башкорт атына сертификат һәм йөгән бүләк итте.

Чыганак: "Баймакский вестник"

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас в