Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июль , 19:50

Башкортстан һәм Якутия атлар белән алмашачак

Руфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

Якут атларының башкорт линиясе дә булачак.

Башкортстанда дәвам итүче "Башкорт аты" фестивале кысаларында Русия төбәкләренең абориген атларын саклап калу һәм токым үрчетү»  исемле  Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе ътте.

Анда, Русия ат үрчетүчеләреннән тыш, Казахстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан вәкилләре дә катнашты.

Бөтенрусия елкычылык фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Зайцев  башкорт атының орлыгын дәүләтнең генераль фондына алырга вәгъдә бирде. Ул шулай ук башкорт токымлы атның Русиянең башка төбәкләре өчен дә бик кызыклы булуы турындагы фикерен әйтте.

- Без якут токымыннан биш атны биш башкорт айгырына алышырга тәкъдим итәбез. Сез моны гибридизация омтылышы дип атарсыз, тик якут атларының башкорт линиясе дә барлыкка киләчәк. Шул ук вакытта башкорт атлары да чыдамлылык алачак, - дип тәкъдим итте Якутск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Реворий Иванов.

Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов якут ат үрчетүчеләренең атларны алмашу тәкъдимен хуплады.

 Башкортстан Русия субъектлары арасында абориген атларның баш саны буенча икенче урында тора – 121 мең баштан артык (гомум баш саны 1,3 миллионнан артып китә).

"Башкорт аты" башкорт токымлы атлар фестивале Баймак районында Граф күле буенда, республика Башлыгы указы нигезендә, ат үрчетү, кымыз ясау традицияләрен саклау һәм үстерү һәм башкорт токымлы атларны популярлаштыру максатларында үткәрелә.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас в