Җәмгыять
29 июль 2022, 04:38

Безнең халыкка нәрсә булган?

Республикада аерылышучылар өйләнешүчеләргә караганда күбрәк.

Безнең халыкка нәрсә булган?Безнең халыкка нәрсә булган?
Безнең халыкка нәрсә булган?

2022 елның беренче биш аенда Башкортстан халкы өйләнешүгә караганда күбрәк аерылышкан. Бу хакта Росстат хәбәр иткән.

Быел гыйнвар-май айларында республикада 6 472 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган. Шул ук чорда аерылышучылар саны 6 719 җиткән.

Ә менә былтыр бу чорда республикада өйләнешүчеләр саны аерылышучыларга караганда күбрәк булган – 6 639 (6 089). Болай күбәеп китүнең сәбәбе нәрсәдә икән, сез ничек уйлыйсыз?

Русия буенча караганда хәлләр алай ук алама түгел әле. Никахка керүчеләр саны аерылышучылар саныннан артып китә. 2022 елның гыйнвар-май айларында илнең барлык ЗАГС бүлекләрендә 272 634 пар язылышкан, ә 259 157 пар мөнәсәбәтләрен өзгән.

Их, тату гына яшәүгә ни җитә дә соң?!

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас