

Стәрлетамакта яшәүче ир-ат рюкзагын вокзалда ялгыш онытып калдырган, ә анда миллион сумнан артык акча булган. Ул үзе вагонга утырып Уфага киткән.
Акча салынган сумканы вокзал хезмәткәре табып, полициягә тапшырган. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары буенча хуҗасын эзләп тапканнар. Рюкзактагы зур сумма әти кешегә улын вузда укытуга түләү өчен билгеләнгән булган.
Арытаба Стәрлетамак кешесе поезд машинистыннан рюкзак табылуы турында хәбәр алгач, электричкадан төшеп калып, таксида кире кайткан. Үзе сөйләве буенча, ул электричкага утырырга соңга кала язган, шуңа бик ашыккан һәм хәтта рюкзагы югалуы турында искә дә алмаган. Игъланны ишеткәч кенә, үз милкеннән мәхрүм ителүен аңлаган.
Ир-ат оператив рәвештә эшләүче полиция хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдергән.