Җәмгыять
28 Июля 2022, 07:20

Благовещенск - лидер

Ул - Русия моношәһәрләре рейтингында алдынгылар рәтендә.  

ufa.rbc.ruufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru

2021 ел нәтиҗәләре буенча  Благовещенск илнең иң уңышлы һәм перспективалы моношәһәрләре рейтингын җитәкли.

Русиянең барлык моношәһәрләрендә эшчәнлек тикшеренүләре нигезендә, моношәһәрләрне үстерү фонды узган ел өчен рейтингның җиңүчесе дип Благовещенск шәһәрен атады.

Республикада барлыгы 6 моношәһәр бар, аларда 400 меңнән артык кеше яши, бу төбәк халкының 10% ын тәшкил итә.

Моношәһәрләрдә икътисадый активлыкны һәм эшкуарлык эшчәнлеген арттыру, шәһәрлеләрнең тормыш дәрәҗәсен сыйфатлы үстерү өчен, республикада чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Шуларның 5сендә алдынгы социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдыру төп чараларның берсе булып тора. Благовещенск  алдынгы социаль-икътисади үсеш территориясе статусын 2019 елда  алуы аркасында,  моношәһәрдә гражданнарның яшәү шартларын яхшырту, яңа эш урыннары булдыру буенча проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас