

Көнбатыш Европа илләрендә бу көннәрдә Африкадагы кебек эссе. Әйтик, Бөекбританиядә һава температурасы 40 градустан артып киткән. Аномаль һава торышы шулай ук Италия, Франция, Греция, Испания, Португалия һәм Германия кебек илләрдә дә күзәтелә.
“Көнбатыш Европаны каплаган аномаль эссе һава торышын без көтмибез, ул Русиягә килмәячәк, дип ышандыра метеорологлар. Эсселек Европаның көньяк-көнчыгышына, Төркия, Греция ягына күчеп бара, - дип сөйләгән "Метео" прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
Аның сүзләренә караганда, безнең тарафка килә торган циклон, киресенчә, Русиянең Европа өлешендә һава температурасын бераз киметәчәк.
Әйткәндәй, бу ялларда да безне – Башкортстан халкын һава торышы җылылыгы белән сөендерәчәк. Синоптиклар фаразлары буенча, көндез һава температурасы 24-26 градус, төнлә 14-16 градус тәшкил итәчәк. Аерым районнарда урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Фото: korcrb.by