

Бу атнада Агыйдел шәһәрендә хөкүмәтнең күчмә утырышы узды. Анда шәһәр үсешенең төп юнәлешләрен билгеләделәр.
Агыйдел шәһәре турында ни беләбез? Узган гасырда, 1980 елда Башкортстан АЭСын төзү сәбәпле касаба буларак кына барлыкка килә ул. 1991 елда аңа шәһәр статусы бирелә. Кызганычка каршы, АЭС эшчәнлеге туктатылганнан алып моно-шәһәрләр исемлегенә кертелгән Агыйделдә җанлы тормыш берникадәр сүнеп торгандай тоела, эшсезлек проблемасы барлыкка килә. Ләкин республика җитәкчелеге биредәге проблемалардан хәбәрдар булганлыктан, шәһәрне үстерү, җанландыру, икътисади яктан тагын да ныгыту турындагы уй-ниятләрен онытмады. Һәм менә бу атнада биредә хөкүмәтнең күчмә утырышы үтте.
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров утырышны алып барганда, Агыйделнең киләчәк язмышы республика башлыгының аерым контролендә тора, дип билгеләп үтте.
- 2019 елда ук шәһәрне үстерү буенча ведомствоара эшче төркем төзелде һәм тиешле юл картасы формалаштырылды. Шуңа күрә бүгенге утырыш максатларының берсе – билгеләнгән максатларның ничек тормышка ашырылуын аңлау һәм Агыйделнең алга таба үсеш юлларын билгеләү, - диде Андрей Назаров.
Иң беренче чиратта хәл ителергә тиешле төп мәсьәләләр арасында ул шәһәр халкының саны кимүне, эш урыннары җитмәү һәм торак тапшыру темпларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавын атады. Уңай, сөендерерлек күрсәткечләрнең берсе – беренче квартал нәтиҗәләре буенча шәһәрнең үзенең төп капиталына кертелгән инвестицияләр үткән елгы күрсәткечтән 4,3 тапкыр артып, 106,9 млн сум тәшкил иткән.
Утырышта катнашучылар Агыйдел шәһәрен үстерү юллары турында сүз алып барганда, башлыча “Агыйдел” елга порты проектын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре һәм Агыйдел-Нефтекама тимер юл тармагын реконструкцияләү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Виктор Жульков аңлатуынча, Транспорт министрлыгы “Гипроречтранс” акционерлар җәмгыяте белән “Агыйдел” елга портын төзү һәм тергезү проектын гамәлгә ашыруның техник-икътисадый нигезләмәсен эшләү буенча эш алып барган. Агыйдел шәһәрендә транспорт төенен үстерү буенча тәкъдим ителгән чаралар планы Агыйдел-Нефтекамск тимер юл тармагын реконструкцияләүне дә күз уңында тота.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфаларын башкаручы Тимур Герасимов күчмә утырыш барышында ведомство тарафыннан “юл картасы” эшләнүе турында сөйләде.
“Юл картасы” пунктларының берсен тормышка ашыруга ярашлы инвесторның индустриаль паркы җәлеп ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Агыйдел шәһәре территориясендә ике кояш электр станциясе төзү хокукын “Курай Солар” җаваплылыгы чикләнгән оешма алган.
Бу проект Русия өчен дә, гомумән, кояш электр станцияләрен төзүнең дөнья практикасы өчен дә уникаль. Чөнки төзелеш Агыдел шәһәре сәнәгать зонасының кирәк булмаган җирләрендә алып барыла. Озак еллар дәвамында ул территорияләр актив сәнәгать яки башка эшчәнлеккә җәлеп ителмәде. Шул ук вакытта төбәк бюджеты аларны карау, консервацияләү һәм саклау буенча югалтуларга дучар булды.
Билгеләнгән максатлар үтәлсә, Агыйделнең киләчәге кояшлы булыр дип өметләнәсе килә.
Руфина Таҗиева.