

Русиядә иң чиста һәм иң пычрак шәһәрләр нинди, беләсезме? Без дә белми идек. Шуңа күрә “Безнең фонд” табигатьне саклау һәм башка социаль әһәмиятле проектларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды Ольга Лакустованың бу сорауга җавабы күпләргә кызык тоелыр.
Шулай итеп, Русиядә экологик яктан караганда иң чиста шәһәрләр исемлегенә Тамбов, Сочи, Майкоп, Таганрог, Владикавказ, Севастополь, Грозный, Кострома, Саранск һәм Йошкар-Ола керә икән.
Иң пычрак шәһәрләр исемлегендә Магнитогорск, Чиләбе, Норильск, Красноярск, Череповец, Липецк, Медногорск һәм Түбәнге Тагил шәһәрләре бу исемлекнең фаворитлары булып чыккан. Ә менә Мәскәү белән Санкт-Петербург ни беренче, ни икенче исемлеккә карамый, имеш. Кайдадыр урталыкта торалар.
Шулай, дуслар. Кайдадыр барып төпләнер, яңа тормыш башлар алдыннан, бәлки, шушы исемлекләргә күз салырга кирәктер?