

Күптән түгел менә шушы матур исемле, гүзәл табигатьле авылда «Моңнар кайтсын авылга» дигән искиткеч ямьле бәйрәм үтте.
Авылдашларның очрашу бәйрәмен табигать тә зурлады: көн буена аяз күктә кояш балкып торды. Килешелгән сәгатьтә халык чараны үткәрү урынына җыелды һәм авыл хакимияте башлыгы Р.Д. Зәйнетдинова авыл халкына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, барсын да бәйрәм белән котлады. Ул бүгенге көндә Бәрдәследә гомер итүчеләргә, бигрәк тә өлкән буын кешеләренә һәм хәзерге вакытта үз авыллары өчен яхшы эшләр генә башкарган һәркемгә дә рәхмәт белдерде.
Бәрдәсле авылы зур булмаса да, аның халкы бик тату булуы белән аерылып тора. Авыл үзенең традицияләре, тарихы, күренекле якташлары, хезмәт казанышлары белән, тырыш һәм булдыклы халкы белән чын-чынлап горурлана ала. Авылдашлар тырышлыгы белән урамнар елдан-ел заманчарак, матуррак һәм уңайлырак була бара.
Бу көнне бәйрәмне оештыручылар бик тә бай эчтәлекле сценарий әзерләгән иде. Мәдәният һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырган күргәзмәләр дә бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты. Авылдашлар бу көнне үз бакчаларында үстергән чәчәк гөлләмәләрен кочак-кочак алып килеп, чын Чәчәкләр бәйрәме оештырды. Шулай ук чигүләр, майлы буяу һәм бисер белән эшләнгән картиналар күргәзмәләре дә барсын да үзенә җәлеп итте.
Бу көнне Бәрдәсле урамнарында корылган мул өстәлләр төрле тәм-томнардан, бәлешләрдән сыгылып торды! Бәйрәм дусларны һәм туганнарны очраштырды, бар халыкка яхшы кәеф бүләк итте.
Бәрдәсле һәрвакыт талантларга бай булды. Бу көнне дә урам сәхнәсендә авылның үзешчән сәнгать осталары бер-берсен алыштырып кына торды: алар башкаруында дәртле, күңелле җырлар-биюләр күрсәтелде.
Авыл бәйрәмендә катнашкан һәркем үзе өчен бихисап уңай энергия алгандыр дип ышанам. Урамда төнгә кадәр күңелле көйләр яңгырады һәм беркем дә өйләренә ашыкмады. Авылдашлар рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр һәм бер-берсенә никадәр якын һәм кирәкле кешеләр икәнен тойдылар. Бәйрәм бик матур үтте, бәрдәслеләр ешрак очрашырга сүз куешып саубуллашты.
Лида Шәяхмэтова,
Аблай мәдәният йорты житәкчесе,
Чакмагыш районы.