

2022 елның 25 июлендә Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров суда йөзү буенча X-WATERS халыкара сериясе башкарма директоры Марат Богдалов белән эшлекле очрашу үткәрде.
Игорь Комаров проектны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аның географиясен киңәйтүдә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде: «Актив тормыш рәвеше алып барган һәм спорт үсешенә зур игътибар биргән Идел буе федераль округы төбәкләре башлыкларын җәлеп итәргә без әзер. Мисал итеп Түбән Новгород өлкәсен алыйк - Глеб Никитин берничә ел элек шулай ук X-Waters дистанциясен узды. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов IRONMAN форумында катнашты. Безгә башка төбәкләрдә дә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы мөһим. Шәхсән мине оештыру дәрәҗәсе һәм масштабы бик охшады. Катнашучы буларак, мин бу проектны башлап җибәрүегез өчен рәхмәтлемен, кыенлыкларга карамастан, аны үстерүне дәвам итәсез», - диде Игорь Комаров.
Исегезгә төшерәбез, кичә X-Waters Volga 2022 Халыкара йөзү сериясе кысаларында Идел аша 1 км, 3 км һәм 5 км арага йөзү узды. 5 км ераклыкка йөзүдә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та катнашты.