Җәмгыять
26 июль 2022, 12:05

Кадрлар җитешми

Сорашуларда катнашыгыз. 

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 15 августка кадәр төбәкнең урта сроклы һәм озак сроклы перспективаларына кадрлар ихтыяҗын фаразлау өчен эш бирүчеләр арасында сораштыру үткерә. Сораштыруны тәкъдим ителгән форма буенча анкета тутырып узарга мөмкин: https://cloud.mail.ru/public/v3WN/nNzbaeHM1.   Тикшеренүдә республиканың эре предприятиеләре дә, кече һәм урта бизнес субъектлары да катнаша ала.

- Бүген республикада 80 меңгә якын оешма эшли, аларга квалификацияле кадрлар кирәк. Икътисадның кадрларга булган ихтыяҗын фаразлауның базар дөреслеге белән туры килүе күбесенчә дәүләт һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге сыйфатына бәйле. Сораштыруда катнашып, Башкортстан предприятиеләре кадрларга булган ихтыяҗлары турында хәбәр итә ала, бу кирәкле кадрларга заказ формалаштыру буенча идаре карарлары кабул итәргә һәм, ахыр чиктә, киләчәктә хезмәт базарында ихтыяҗ һәм тәкъдим арасында балансны булдырырга ярдәм итәчәк, – ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

15 августка кадәр тутырылган анкеталарны электрон почтага җибәрергә кирәк: mintrud_bashkortostan@mail.ru (мәгълүматны тутыру буенча инструкциягә Cылтама  аша керә аласыз. Консультация 8 (347) 218-19-12 телефоны буенча алырга мөмкин.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас