

Бу уникаль вакыйга маршруты Уфада, Агыйдел елганың ике күпере арасында узачак.
Йөзүчеләр 2, 3,5, 5 һәм 10 чакрым дистанцияләрдә ярышачаклар.
X-Waters Ufa йөзүендә Русиянең 30дан артык төбәгеннән һәм берничә илдән йөзүчеләр - барлыгы 500 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Узган ел анда Русиянең 28 төбәгеннән 400 кеше катнашты.
Барлык йөзүчеләр дә финишта-эксклюзив медаль алачак. Финиш шәһәрчеге Агыйдел елгасы яр буенда, «Юность» спорт-сәламәтләндерү комплексыннан 300 метр ераклыкта урнашкан.
Катнашырга теләге булганнар сайтта теркәлә ала: x-waters.com/events/ufa. ВКонтакте төркеме: vk.com/xwaters_ufa.