Җәмгыять
25 июль 2022, 09:13

Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Уфада «Зеленая Роща» төзелеш оешмасыннан алданган кешеләргә компенсация түләнәчәк.

Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтеләчәкАлданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк
Алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтеләчәк

"Зеленая Роща" оешмасыннан алданган өлешчеләр хокукларын тергезү өчен 717 миллион сум бүлеп бирелгән. Шуларның 84% - федераль бюджеттан, калганнары - республикадан. Өлешчеләр түләүләрне турыдан-туры Төбәк үсеш фонды аша алачак. Моның өчен аларга шәхси кабинет аша Фондның рәсми сайтында гариза бирергә, яки почта аша документлар җибәрергә кирәк. Түләүләр банкротлык процессы тәмамланган көнгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Башкортстан Төзелеш министрлыгы.

Өлешчеләр акча салган йорт төзелеше нибары 40 процентка гына үтәлгән. Шуңа күрә төзүчедән торак сатып алган 211 гаилә акча компенсациясен ала алачак.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас