

2022 елда Башкортстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында найм килешүе буенча йортлар төзү аркасында 21 авыл гаиләсе өй туе үткәрәчәк. Программаның бу юнәлешенә быел 109 млн. сумга якын дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән.
БР Авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Нуриәхмәтов болай ди: “Шунысы мөһим - белгечлек буенча 5 ел эшләгәннән соң, найм буенча торак алган кеше аны бәясенең 10% ы , ә 10 елдан соң бөтенләй 1% ы белән сатып алырга мөмкин”.
Башкортстанда әүләт программасының бу юнәлешендә иң актив катнашучыларның берсе - Ярмәкәй районы.