

Төбәк башлыгы белдерүенчә, 2022 елның беренче алты аенда Уфа һава портында 1 миллион 740 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6% күбрәк.
Ике миллионлы пассажирга 18 июльдә Уфа халыкара аэропортында хезмәт күрсәтеләчәк. Бу турыда Радий Хәбиров Хөкүмәтнең оператив утырышы вакытында игълан итте.
Радий Хәбиров үсешнең мөһимлеген билгеләп үтте. Мәсәлән, Русиядә хезмәт күрсәтү үсеше уртача 1% ка арткан. Шулай ук, төбәк башлыгы Уфадан чит илләргә турыга чыгу мөмкинлекләрен арттырырга кушты.
Чыганак:gtrk.tv
Фото:gtrk.tv