

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин бүген, 18 июльдә, Бакалыда булган юл-транспорт һәлакәтен тикшерүне үз контроленә алды.
Ул Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Денис Чернятьевка 4 кеше үлгән һәлакәт буенча җинаять эшенең ничек тикшерелүе буенча хәбәр итеп торырга кушты.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, 18 июль иртән Бакалыны урап үтүче юлда “AUDI A5” автомобиленең 23 яшьлек водителе 4 кызны бәрдерә. Кызлар машинага каршы юл читеннән китеп барган була. Коточкыч авариядә аларның дүртесе дә урында җан бирә...
Ахирәтләрнең өчесенә 18-19 яшь була, ә берсе нибары 16 яшьлек кенә килеш бу дөньядан китеп бара.
“Экспертиза водительнең канында алкоголь булуын ачыклаган”, – дип хәбәр итә ЮХХДИ хезмәткәрләре.