Җәмгыять
16 июль 2022, 08:54

Белорет районы халкы бәйрәм итә

Берничә бәйрәм бер көнгә туры килгән.

Белорет районы халкы бәйрәм итәБелорет районы халкы бәйрәм итә
Белорет районы халкы бәйрәм итә

Белорет районы халкы бәйрәм итә

Берничә бәйрәм бер көнгә туры килгән.

“Мондый үзгәрешләрне күргәндә күңел сөенә - элекке буш мәйданнар урынында уңайлы, заманча иҗтимагый ял итү урыннары үсә. Бүген Белоретта Агыйдел яры буенда пляж ачыла - Шәһәр көненә бик яхшы бүләк.
Монда элек тә ял иттеләр - "су коену тыелган" дигән табличкага карамастан. Шуңа күрә пляжны төзекләндерергә булдык. Ә шуның белән бергә - теләсә кайсы яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге шәһәр халкына уңайлы булган киңлек булдыру. Эшләр 2020 елда башланды. Шуннан бирле биредә спорт мәйданчыклары, җәяүлеләр юлы, сәхнә, кафе, парковка, яктырту һәм видеокүзәтү барлыкка килде. Су керү урыннарына кызыну өчен ятаклар һәм кием алмаштыру өчен кабинкалар куйганнар, коену урынын әйләндереп алганнар, коткаручылар кизү тора”.– дип язган Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.

 Бүген Белорет районында берничә бәйрәм бергә туры килде. Республикабызның иң борынгы предприятиесе - Белорет металлургия комбинаты 260 еллыгын билгеләп үтә. Завод эшчәннәрен һәм металлургия тармагында эшләүчеләрне якынлашып килүче Металлурглар көне белән! Бүген шулай ук Шәһәр көне дә. Белорецк шәһәре халкын бәйрәм белән!

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас