Җәмгыять
15 июль 2022, 17:37

Исеме үзгәрә - ә җисеме...

Пенсиянерлардан күпме көләргә була?

Исеме үзгәрә - ә җисеме...Исеме үзгәрә - ә җисеме...
Исеме үзгәрә - ә җисеме...

 

Яки ике фондны берләштерүнең файдасы булырмы?

Дәүләт Думасы 5 нче июльдә бердәм пенсия һәм социаль страховка фонды булдыру турындагы законны кабул итте. Бу документ Русия Пенсия фонды һәм Русия Социаль страховка фондын бергә кушып яңа фонд булдыруны күздә тота. Хөкүмәт җитәкчелеге фикеренчә, ике фондның функцияләрен берләштерү клиентларга хезмәт күрсәтүнең бердәм офисларын булдыру аша социаль хезмәтләр кабул итүне тизләтәчәк һәм бу процесс гражданнар өчен уңайлы булачак. Хөкүмәт аңлатканча, реформа Русиядә социаль казна булдыру проекты кысаларында алып барыла. Аның нигезе социаль өлкәдә булган барлык мәгълүмат системаларын берләштерә торган санлы платформа булачак. Нәтиҗәдә, дәүләт барлык социаль ярдәм, өстенлекләрне мөмкин кадәр тиз, уңайлы һәм максатчан тәэмин итәчәк. Бу берләштерүгә каршы фикерләр төрле булды. Һәрбер фонд кемнең хезмәткәрләрен күбрәк кыскартырлар икән дип борчылды һәм берләштерү проектын яманларга тырышты. Гомүмән, бу закон проект буларак та 2023 нче елның 1 гыйнварында гына Дәүләт Думасына тәкъдим ителергә тиеш иде.  Шуңа күрә бу законның бик тиз кабул ителүе сәеррәк тә булып тора. Чөнки кайбер закон проектлары закон буларак гамәлгә кергәнче дистә еллар да үтеп китә. Яңа реформа эшләүчеләрнең һәм пенсионерларның хәлен начарайтмасмы? Хезмәт кодексы һәм мәшгульлек турында закон ничек үзгәрергә мөмкин? Бу турыда Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков аңлатма бирә:

Хезмәт министрлыгы бердәм структураны эшләтеп җибәрү чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк дип вәгъдә бирә: биналар һәм хезмәткәрләр азрак булачак. Гражданнар да, оешмалар да ике урынына бер генә оешма белән эш итеп, вакытын экономияләчәк. Әлегә кадәр, мәсәлән кеше эштә җәрәхәтләнсә, аңа пенсия фонды инвалидлык пенсиясе билгели иде, сәламәтлеккә зыян өчен компенсацияне һәм дәвалану белән савыктыру чыгымнары социаль страховка аша каплатылды. Булачак анага бала тудыру йортын сайларга мөмкинлек бирүче сертификат социаль страховкалау фонды аша, ә ана капиталы пенсия фонды аша бирелеп килде. Киләчәктә барлык социаль хокуклар бер компьютер системасында исәпкә алыначак һәм “бер тәрәзә” гә мөрәҗәгать итеп барлык пенсия һәм социаль түләүләрне алырга мөмкин булачак. Элек эш бирүчеләр хезмәт хакын түләгәндә акчаларны ике аерым түләү белән ике фондка күчерә иде, хәзер бер генә түләү булачак. Кайберәүләр дәваланганнан соң хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча    (болничный лист) түләүләр кимемәсме дип борчыла. Бу реформаның мәҗбүри медицина страховкасы фондына кагылышы юк, түләүләр кимемәячәк, киресенчә 2025 нче елдан алар 1,5 тапкырга кадәр артачак дип вәгъдә итәләр. Мәҗбүри медицина страховкасына реформаларның йогынтысы булмаячак, шуңа күрә эшчеләрнең күпчелеге моны сизмәячәк дисәләр дә, үзгәрешләр 4 миллионнан артык кеше тормышына кагылачак. Алар гражданлык хокукы контрактлары буенча эшләүчеләр. Ачыклап әйткәндә, эш бирүче белән Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт килешүе түгел, ә гади, вакытлыча эш килешүе генә төзелә. Мондый алмаштыру эш бирүчеләр өчен файдалы, чөнки бу очракта аларга социаль фондларга салым түләргә кирәк түгел. Ләкин бу ысул белән эшләргә ризалашкан кешеләр эш стажын югалталар һәм пенсия яшенә җиткәндә еллары да тулып бетми. Андыйлар кинәт авырып китсәләр дә хезмәткә яраксызлык кәгазе ала алмый. Иң мөһиме хатын- кызлар бала тудыру һәм бала караганда түләнә торган дәүләт ярдәменнән файдалана алмый. Фондлар берләштерелгәч, мондый кимчелекләр бетереләчәк дип ышандыралар. Чит илләрдә үзмәшгульләрнең дә профсоюзлары бар, бездә дә аны булдырырга вакыт, чөнки бу катлам хезмәткәрләр саны инде миллионнарча белән исәпләнә.

 

Без бу гражданнарны эш профильгә якын булган теләсә нинди профсоюзда  берләштерүче бүлек булдырырга әзер. Бу аларга эш шартлары һәм хезмәт хакына бердәм таләпләр эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Ләкин башта Русиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк. Анда үзмәшгульләрне эш белән тәэмин итүче була алуын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрен ачыклап язарга кирәк. Соңгы Хезмәт кодексы кабул ителүгә 20 ел үтте. Ул тере документ – үзгәртелеп торырга тиеш. Мисал өчен коронавирус пандемиясе башлангач, миллионлаган кеше ерактан торып эшләүгә күчте. Кодекска тиз арада ерактан эшләүчеләр һәм алар белән хезмәт мөнәсәбәтләре турында аерым маддә өстәлде. Көн таләбенә карап, ул үзгәреп торырга тиеш, - ди Михаил Шмаков.

Әйткәнемчә, 5 июлдә Дәүләт Думасы  Пенсия фонды һәм Социаль страховка фонды нигезендә бердәм фонд булдыру турында закон проекты 2 һәм 3 укуды каралды һәм закон буларак кабул ителде. Әмма бу законга җиңел генә киленде һәм ул шома гына кабул ителде дип әйтеп булмый. Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе һәм Гадел Русия – Патриотлар хакыйкать өчен фракцияләре ике фондны берләштерүгә каршы чыктылар һәм законны кабул иткәндә тавыш бирмәделәр. Әлеге фракцияләр депутатлары Алексей Куринный һәм Андрей Кузнецов икеседә борчылу белдереп, чыгыш ясадылар. Алексей Куринный ассызыклаганча: “Бу ике фонд кушылганнан соң аның гомуми бюджеты 12 триллион сум булачак. Бу башка сыймаслык сумма. Шул ук вакытта күпме хезмәткәр эштән кыскартылачагы да, хан сарайлары кебек төзелгән биналар алдагы көндә кемгә биреләчәге дә ачык түгел. Илдә мәктәпләрне һәм дәваханәләрне оптимизацияләүдән аермалы буларак, монда беркем дә  эштән азат ителмәячәк дип белдерәләр. Шулай булгач, бер үк эшне тагы ике кеше башкарачак булып чыга түгелмени инде? Елдан - ел санлы технологияләр арткан вакытта моны ничек аңларга? Узган елда  информатизациягә 15 миллиард сум тотынылган. Хезмәткәрләрне кыскартмагач, санлы технологияләргә елдан - ел күбрәк акча бүлгәч, берләштерүнең ни файдасы бар соң ул?

Андрей Кузнецов үз чыгышында Пенсия фонды һәм Социаль страховкалау фондын берләштерү оешмаларның халыктан җыелган акчаны үз файдаларына тотынудан һәм эшне үзгәртергә теләмәүләреннән башлануын искә төшерде:

Бу фондларны берләштерү Пенсия фондындагы җәнҗалдан башланды- анда хокук бозулар һәм акчаны максатчан кулланмау ачыкланды. 2018 елдан алып, без аларның эш өчен хан сарайлары төзүләренә каршы торабыз. Бу хәлне ниһаять, туктата алдык дияргә була. Әмма берләштерү, дәүләткә күпме экономия китерәчәге, бу сарайларның кемгә биреләчәге хакында беркем берни аңлата алмый. Татьяна Голикова аларның кайберләре инвалидларны медик – социаль экспертиза үзәкләре итәчәкбез дип белдерде. Бу сарайларның кайберләре унышар катлы. Беренче катында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина комиссиясе үткәреп була инде, калган тугыз каты кемгә бирелер соң ? Максатчан тотынылмаган акчалар өчен кем җавап бирер?

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин Пенсия фонды җитәкчесе Андрей Кигимга мөрәҗәгать итеп: “Сез әле булса Пенсия фондының 13 бинасы төзелешен һәм төзекләндерүен дәвам итәсез. Бу эшләрнең бәясе 2, миллиард 698 миллион сум. Ни өчен сез бүгенге авыр чорда, болай да зиннәтле биналарыгызны зурайтуны дәвам итәсез, сез бит пенсионерлар кесәсенә керәсез”, - дип чыгыш ясады. Пенсия фонды җитәкчесе җавапсыз калды. Дөрес сүзгә җавап юк шул. Алдагы елларда төбәкләрдәге кешеләр мондый зур биналар төзүгә үзләренең ризасызлыгын белдерә килделәр. Халык ачуы ил җитәкчелегенә дә җиткерелә килде. 2018 елда Владимир Путин да “Пенсия фонды төбәкләрдә нигә андый хан сарайлары төзи? Төбәкләр бу юнәлештә бер – берсе белән ярыша башладылар шикелле. Сез халыкның ачуын кабартканыгызны аңламыйсызмы әллә”, - дип шелтәләгән иде.

Пенсия фондының халыкның ачуын кабартырлык эш алымнары күп булды инде. Пенсия реформасына бәя бирүче экспертлар олы яшьтәге кешеләрнең ничек алданулары турында әледән – әле дөреслекне ача киләләр. Алар фикеренчә, илдәге пенсионерлар турында оятсыз һәм гаделсез карарлар кабул ителде. Бу карарларның берсе пенсия яшен күтәрү. Пенсия реформасы алдыннан, ул вакытта Хөкүмәт рәисе урынбасары Антон Силуанов пенсия яшен арттыруның зарурлыгын аклады: реформаның төп максаты – өлкәннәргә тормыш тәэмин итү. “Без үзебезнең гражданнарның озаграк эшләвен телибез дип әйтә алмыйбыз. Төп бурыч – пенсионерлар хаклы ялга чыккач, чит илләрдәге өлкәннәр кебек яхшы ял итү, сәяхәт итү, оныкларына ярдәм итә алу мөмкинлеге тудыру”, - диде. Русиядә күпме пенсионер чит илләр буйлап сәяхәт итә ала дип уйлыйсыз? Торак – коммуналь түләүләрдән, бәясе икеләтә арткан дарулардан, көннән – көн кыйммәтләнә барган азык – төлеккә түләгәннән соң кемнең сәяхәт итәргә акчасы кала икән?

Тагын бер оятсыз карар – эшләүче пенсионерларга пенсиясеня индексация ясауны 2016 елдан бөтенләй туктату. Бу вакыт эчендә индексация 53 процент булыр иде. Димәк эшләүче пенсионерлар хәзерге пенсиясенең яртысыннан азрак ала. Бу мәгънәсез карардан соң миллионлаган кеше эшеннән китте, ярлылар саны артты. Халык дөрес әйтә ил бер, ә пенсия төрлечә. Миллионлаган пенсионерлар бүгенге көндә 10 – 12 мең сум пенсия ала. Хөкүмәт хезмәт хакларындагы зур аерманы, гаделсезлекне һәм тигезсезлекне бетерми торып, картлык буенча пенсия алучылар шуннан артыгына өметләнә дә алмый.

Мәгълүм булуынча 2020 елда илнең төп законы Конституциягә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр буенча фикер алышулар барышында берничә мөһим социаль ярдәм мәсьәләсе каралды. Аларның берсе, нәкъ пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы иде. Үзгәрешләргә ярашлы пенсияләр ел саен Федераль законнар нигезендә арттылырга тиеш. Дәүләт Думасында фикер алышканда “Бердәм Русия” партиясе депутаты Михаил Тарасенко: “Бу билгеләмә эшләүче пенсионерларга индексация түләүне тергезүне аңлатамы”, - дигән сорау биргән иде. Төзәтмәләр буенча ил җитәкчесе тарафыннан расланган махсус эшче төркем рәистәше, Русия хөкүмәте янындагы закончылык институты җитәкчесе Талия Хәбриева “Әйе” дип җавап бирде. Нәтиҗәдә, Конституциягә үзгәрешләр кертелде, әмма эшләүче пенсинерларның пенсияләрен индексацияләү генә үзгәреш кичермәде. 2021 ел үтеп китте, 2022 үтеп бара үзгәреш юк. Алдагы елларда да үзгәреш булуын вәгъдә итмиләр.

Шулай булгач, Пенсия фондын бетерү һәм берләштерүне өлкән яшьтәгеләр шатланып кабул итәр дип уйлыйм. Теләсә нинди үзгәреш һәм яңалыктан нинди дә булса яхшылык көтәргә күнеккән бит инде безнең халык. Тик, күп очракта өметләр генә акланмый. Бу үзгәреш ни китерер, алдагы тормыш күрсәтер. Өлкәннәребезне бала чагалардан да яманрак алдауга күпме түзәргә була инде. Ни өчен шулай?

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас