Җәмгыять
14 июль 2022, 10:04

Саумы, мәктәп!

Ярты гасыр гомер үтсә дә, шау-шулы, күңелле мәктәп еллары һаман онытылмый...

Саумы, мәктәп!Саумы, мәктәп!
Саумы, мәктәп!

Ярты гасыр гомер үтсә дә, шау-шулы, күңелле мәктәп еллары һаман онытылмый...

   Кулга өр-яңа портфель тотып укырга барулар, сыйныфташлар белән тәүге танышуларны гел искә төшереп, гомер йомгакларын сүтәбез. Исегездәме, кызыл галстукны горур бәйләп, пионер сафларында тәрбияләнгән чаклар? Ә комсомол сафларына алгач кичергән хис-тойгылар? Әлбәттә, мондый мизгелләр һәрчак күңелләрне җылытып, хәтер сандыгының иң кадерле бер җирендә саклана.

   Тәтешле районының Акбулат урта мәктәбен 1969 елда 78 егет һәм кыз тәмамлап, кулларыбызга өлгергәнлек аттестаты алдык. Һәм менә күптән түгел, 53 ел вакыт үткәннән соң, туган мәктәбебезгә очрашуга җыелдык. Күпме еллар үтсә дә, мәктәбебезне дә, бер-беребезне дә онытмадык без! Очрашу кичәсендә сыйныфташыбыз Әнгам Закировның тальян гармунда өздереп уйнавы барыбызны да яшьлек елларыбызга кайтаргандай булды, барыбызның да күңелләребезне нечкәртте, киләчәккә өмет өстәде.

                              Гөлүс Шәретдинов.

                              Уфа шәһәре.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас