

Иске Сибай авылында 375 урынга тәгаенләнгән яңа мәктәп төзелеше бара. Өченче кат стенасын кирпечтән күтәреп бетереп киләләр, уку корпусының түбәсен ябу эшләре дә тәмамлану өстендә, подвалның инженер челтәрләре эшләре, канализация, электрика монтажын (1 һәм 2 катта) дә төгәлләгәннәр. Пищеблок стеналары штукатурланган, ике катның стеналарын эчке бизәкләү эшләре өчен әзерләгәннәр. Шул ук вакытта территорияне дә төзекләндерәләр. Мәктәпнең стадионын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Бу хакта Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев үзенең “ВКонтакте” челтәрендә.
Чыганак: vk.com/fanisaminev