

Самолетлар күрше илнең ике аэропортына төшәчәк.
Уфа аэропортыннан Казахстанның ике шәһәренә яңа рейслар ачыла. 4 августтан Red Wings авиакомпаниясе самолетлары Алма-ата һәм Нур-Солтан шәһәренә оча башлаячак, алар бортына 100 пассажир алачак. Рейслар һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә башкарыла.
Авиакомпания белдерүенчә, Алма-ата шәһәре Казахстанның иң эре һәм матур шәһәрләреннән берсе һәм ул туристларда зур кызыксыну уятачак.
Red Wings авиакомпаниясе озакламый Анталияне дә үз маршрутлары челтәренә өстәргә җыена.
Фото: proural.info