

Андрей Назаров рәислегендә үткән хөкүмәт утырышында урман хуҗалыгын алып баруны оештырганда цифрлы сервисларны куллану мәсьәләсе каралды.
Федераль дәрәҗәдә “цифрлы урман” концепциясен үстерү буенча актив эш алып барыла. Бу сервис Русия урман хуҗалыгын гражданнар өчен заманча итәргә тиеш.
Быел Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы урман комплексының дәүләт мәгълүмат системасының беренче чиратын булдыру буенча эш башлауны игълан итте. Аны тулысынча 2025 елга сафка кертергә ниятлиләр.
–Бу бик тә кирәкле чара. Соңгы арада урман хуҗалыклары оешмалары күрсәткән дәүләт хезмәтләренең бер өлеше электрон төргә күчерелгән. Башкортстанда бүгенге көндә Урман хуҗалыгы министрлыгы күрсәткән 16 хезмәтнең 10ын урман кулланучылары дәүләт хезмәтләре порталыннан электрон формада алала. РФ буенча электрон форматта бирелгән выпискалар саны буенча Башкортстан Мәскәү өлкәсеннән соң икенче урында килә, – дип белдерде Андрей Назаров.
Чыганак: pravitelstvorb.ru