

Җәйнең соңгы ял көннәрендә Стәрлетамакта “Купец 2.0” кунакчыллык фестивале узачак.
26-28 августта фестиваль кунакларын сәүдәгәрлек рухы, уникаль гастрономия зоналары, ачык күктә оештырылган интерактив музей, бай шоу-программа, Стәрлетамакның тарихи өлеше буйлап экскурсияләр һәм башкалар көтә.
Республиканың төп вакыйгаларының берсе булган бу фестиваль Стәрлетамакның тарихи урында урнашкан шәһәр скверында (Тынычлык, Ходайбирдин, Комсомол һәм Карл Маркс урамнары кварталында) узачак.
Кунакларны һәм фестивальлдә катнашучыларны ниләр көткәнен сылтама аша карый аласыз.