+21 °С
Болытлы


Республика балалар клиник дәваханәсе сыйфат өлкәсендә ил хөкүмәте премиясенә лаек булган. Бүләкләү тантанасы ФФедерация Советында узган.
Конкурска Русиянең төрле предприятие һәм оешмаларыннан барлыгы 500 гариза кабул ителгән. Финалга кадәр 47 оешма барып җиткән. 2021 елның дипломантлары булып төрле эшчәнлек өлкәләреннән 16 оешма сайлап алынган, безнең Республика балалар клиник дәваханәсе дә шулар арасында.
Фото: пресс-служба минздрава РБ.