Җәмгыять
9 июль 2022, 05:50

Русия Фәннәр академиясе президенты УМПОга барды

Галимнәр Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булган эшләнмәләрне югары бәяләделәр.  

Русия Фәннәр академиясе президенты УМПОга бардыРусия Фәннәр академиясе президенты УМПОга барды
Русия Фәннәр академиясе президенты УМПОга барды

Русия Фәннәр академиясе (РАН) президенты - Русия Фәннәр академиясе академигы Александр Сергеев "Берләшкән двигатель төзү корпорациясе"нә керә торган Уфа моторлар төзү производство берләшмәсендә булды.

Александр Сергеев, шул исәптән, вертолет двигательләре компонентлары чыгару буенча җитештерү-технологик үзәк эше белән танышты. Бу - берләшмәдәге иң заманча производстволарның берсе. Биредә 200дән артык станок һәм эшкәртү үзәкләре булган дүрт участокта 800гә якын мотор төзүче эшли. Алар КА вертолетлары һәм төрле модификацияләрнең МИ өчен двигательләрнең төп узелларын эшләп кенә калмый, очу аппаратларының перспектив модельләре өчен яңа системалар җитештерүне үзләштерә.

- Үзәк 2018 елда оештырылган иде, аның ачылышында ил Президенты Владимир Путин булды. Барлык дүрт участок та ике ел элек сафка басты, аларның гомум проект куәте - елына 300 мотор комплекты. Шул рәвешле без куелган бурычны үтәдек - компактлы, заманча, импортка бәйле булмаган җитештерү булдырдык, вертолет двигательләре җитештерелә, - дип сөйли идарә итүче директор урынбасары - "ОДК-УМПО" техник директоры Сергей Симонов.

Чыганак: https://glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас