Җәмгыять
9 июль 2022, 11:47

Муса Гәрәевны искә алдылар

9 июль көнне Уфаның Җиңү паркында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы Муса Гәрәевны искә алды.

Муса Гәрәевны искә алдыларМуса Гәрәевны искә алдылар
Муса Гәрәевны искә алдылар

Тантанада республиканың Дәүләт Җыелышы – Корылтаө Рәисе Константин Толкачев, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, ветераннар, мөхтәрәм кунаклар катнашты. Төбәк җитәкчесе легендар очучы-штурмовик каберенә чәчәкләр салды. Радий Хәбиров Муса Гәрәевның туганнары белән аралашты, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Башкортстан башлыгы республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңлегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыгына да чәчәкләр салды. Россия һәм Башкортстан гимннарын башкарганнан соң, тантанада катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларыннан кайтмаган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында «Первушино» аэродром комплексы пилотлары легендар якташыбыз Муса Гәрәевның 100 еллыгы хөрмәтенә «перекрестный роспуск» ны үтәделәр. Белешмә: Муса Гәрәев 1922 елның 9 июлендә Башкорт АССРның Бәләбәй өязе Илекшиде авылында (хәзер Илеш районы) туган. Сталинградтан алып Кенигсбергка кадәр хәрби юл үтә. 76 нчы гвардия штурм авиация полкының эскадрилья командиры. Ул Бөек Ватан сугышы тарихында ике тапкыр Советлар Союзы Герое була, ике «алтын йолдыз» ны бер көнне – 1945 елның 1 маенда тапшыралар. Сугыштан соң Муса Гәрәев күп еллар республика ДОСААФ белән җитәкчелек итә, йөзләгән яшь пилотлар әзерли, актив иҗтимагый эш алып бара, хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнә.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас