

Сугыш чоры бик еракта калса да, аның авырлыклары берничек тә хәтердән җуелмый, яралары уңалмый. 90 яшен тутырган Зөфәр Миңнегали улы Галимов бу турыда кичә генә башыннан кичкән вакыйгалар сыман искә төшерә. Ул 1932 елның 5 июлендә Бүздәк районының Каранбаш авылында туган.
– Әтиемне сугышка алганда, миңа нибары 9 яшь була. 1942 елда әтинең Воронеж шәһәре янындагы сугышларда үлеме турында хәбәр килә. Әнием Нәфисә 4 бала белән ялгызы торып кала. Балаларның иң өлкәне – мин. Безнең кебек сугыш чоры балаларын тормыш тиз үстерде, авырлыкларга баш имәскә, еламаска өйрәтте. Көчләре җитәр-җитмәс балалар колхоз эшен башладылар, әниләренә терәк булып аякка бастылар. Сугышка алынган әти – туганнар урынына калып, тормыш йөген төптән тартып, фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен, көчебезне кызганмый эшләгән малайлар буыны инде без. Сугыш бик озакка сузылды. Әтиләр сугыш яланында ятып калдылар, әниләр алҗыды. Басуда күп эш кул көче белән башкарылды. Колхоз эшеннән беркем дә читтә калмады. Без, 10 – 12 яшьлек малайлар колхоз эшенең төбенә җигелдек. Ачлык. Аның ачысыннан да авыры юктыр. Черегән бәрәңге күмәче, кычыткан, алабута, какы, көпшә төп ризыгыбыз булды. Безне ачлыктан урман коткарды дип әйтә алам. Туган авылым Каранбаш нәкъ урман уртасында дигәндәй урнашкан бит. Бабайлар амбарда токта хезмәт салды, безгә үгез белән җир сөрергә, ашлык, көлтә ташырга туры килде. Усал үгезләр белән җир сөрүнең нинди газаплы эш икәнлеген эшләп караган кеше үзе генә белә инде. Сугыш елларында бер көн дә ял итмәдек. Эшләгән өчен хезмәт көне генә яздылар, иген бирмәделәр. Орлыкка калдырылган игеннән тыш башкасын бөртегенә кадәр хөкүмәткә тапшыра идек. Сугыш бетсә дә, йөрәк, күңел җәрәхәтләре тиз генә төзәлмәде, ачлык та озак дәвам итте әле. Шулай ана назын, әти сүзен һәм киңәшләрен ишетми үскән сабыйлар, сугыштан соң зур чыныгу алып, техника “йөгәнли” башладылар. 1950 елда Каранбаш авылын Кәпәй – Кобау авылы белән берләштергәч, “Кыдаш” колхозы булып киттек. Миңа 18 яшь тулу белән МТС шофер курсларына укырга юллама бирде. Укуны уңышлы гына тәмамлап кайттым, әмма утырып эшләргә техника юк. Колхозның механигы Фәнүз абый “менә таралып беткән иске ЗиС -5 машинасы бар, җыеп чыгалсаң, шуңарда эшләрсең, дип китте. Запас частьлар белән кытлык. Бу таралган машинаны җыя башлаганчы яңа баштан сүтәргә кирәк иде әле. Ничек итсәм – иттем, әмма мин аңа “җан өрдем” һәм күп еллар әле аның белән колхозда эшләдем. 1957 елда Кәпәй-Кобау авылының Хәшия исемле кызына өйләндем һәм бер – бер артлы улларыбыз Фидәр, Тәлгать, Рим дөньяга килделәр. Соңрак колхозга “Техпомощь” машинасы кайтарылды һәм аны миңа ышанып тапшырдылар. Мондый техник ярдәм машинасына утыргач, эретеп – ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерергә туры килде. Сабан җире сөрүчеләр төнге сменада да эшли, аларның техникасын, сабан, тырмаларын да һәрчак тәртиптә, төзек тотарга туры килде. Кыскасы, көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлар күп булды. Чәчү һәм урак вакытында эшнең тыгызлыгын сөйләп торасы да түгел инде. Тәүлек әйләнәсенә эшләргә туры килгән чаклар да сирәк булмады. Аның каравы хезмәтне бәяли беләләр иде, келәт тутырырлык ашлыгын да, мактау кәгазьләрен дә, ял йортларына һәм шифаханәләргә 10 процент кына түләү белән путевкалар да биреп тордылар. Соңрак “Кыдаш” колхозы рәисе Альберт Галләмовны йөртергә туры килде. Аның белән 1992 елның азагына кадәр бергә эшләдек. Әйтергә онытып торам, 1971 елда гаиләм белән Кәпәй – Кобау авылына килеп төпләндек. 1993 елда хаклы ялга чыкканнан соң да әле авыл советы рәисе Наил Әнәс улы Албуринны йөрттем. Кайда эшләсәм дә, күңел биреп, техниканы яратып, төзек тотып эшләргә тырыштым, – ди Зөфәр Миңнегали улы.
Тырыш авылдашыбызга бергә эшләгән иптәшләре дә, җитәкчелек тә зур хөрмәт белән әле дә рәхмәт сүзләре җиткерә. Гомере буе техника белән эшләгән кешенең сәләтен һәм тырышлыгы турында механик һәм инженерлардан да яхшырак белгән кеше юктыр. Зөфәр Миңнегали улының күркәм сыйфатларын, аның белән бер чорда механик, инженер һәм баш инженер булып эшләгән Флюр Диниәхмәт улы Муллагалиев санап чыкты.
– Үзем дә сигезенче дистә белән барган кеше буларак, Зөфәр абзый белән күп еллар бергә эшләргә туры килде. Яңа гына водитель таныклыгы алып кайткан егетнең металлаломга әверелгән ЗиС – 5 машинасын җыеп чыга алуы һәм аны күп еллар төзек йөртүе генә дә кешенең сәләте һәм уңганлыгы хакында сөйли. “Техпомощь” машинасында эшләгән дәверен аерым мактау сүзләре белән генә искә алабыз.Чәчү һәм урак өсләрендә, нәкъ аның уңганлыгы, осталыгы аркасында барлык эшләр җай һәм оешкан төстә барды. Төрле верстаклар, кран һәм сварка белән җиһазландырылган махсус машинасы белән килеп туктаса, яланда ватылып калган техниканың да тиз арада төзекләндереләчәгенә шик булмады. Шулкадәр тәртипле водительне күргәнем булмады. Эшләгән һәрбер машинасы һәрчак каралган булды, вак кына болт һәм гайкаларына кадәр сөртә иде. Колхозны газ челтәренә тоташтырырга карар ителгәч, төрле проектлар һәм газүткәргеч торбалар хәстәрләү өчен 1986 – 87 елларда аның белән берничә тапкыр Мәскәү шәһәренә барырга туры килде. Ул вакытта Зөфәр абзый колхоз рәисен йөртә иде инде. Беркайчан да авылдан читкә чыкмаган Зәфәр абзыйның тәвәккәлләп “Волга” машинасы белән Мәскәү шәһәре урамнары буйлап оста йөрүенә торып-
торып сокланып куям. Кешегә нәрсәгә булса да сәләт тумыштан бирелә диләр. Зөфәр абзыйга техникага сәләт тумыштан бирелгән дип шикләнмичә әйтә алам. Нәкъ аның кебекләр тырышлыгы белән колхозыбыз заманында миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Әйткәндәй, колхоз рәисен йөртергә водитель сайларга туры килгәч механиклар, инженерлар җыелышып киңәшләштек һәм бертавыштан Зөфәр абзыйны тәкъдим иттек. Колхоз рәисе авыл эчендә генә йөрми, Уфага да, күрше төбәкләргә дә чыгарга туры килә иде. Зөфәр абзый кебек уңган һәм сәләтле кеше белән курыкмыйча һәм бернинди борчылуларсыз ерак юлга кузгала идек. Аның 90 яшьтә дә аягында ныклы басып тора алуына без бик шатбыз. Гомере буе авыр хезмәттә булуына карамастан ул һәрчак тыныч холыклы булды. Озын гомернең нигезе дә нәкъ шуңардандыр дип уйлыйм.
Әйе, андыйларны “каты токым” дип әйтергә күнеккәнбез. Өлкән яшьтәге апа – абыйларны бер нәрсә берләштерә: алар искиткеч чыдам, тырыш һәм хезмәт сөючән. Каһәрле сугыш еллары аларны шулай корычтай чыныктырган, көчле иткән...
Хаклы ялга чыккач та Зөфәр Миңнегали улы, өен зурайтып, үз көче, тырышлыгы белән шәхси хуҗалыгын алып барды. Һәрвакыттагыча барлык өй эшләрен дә яратып, күңел биреп башкарды. Бүгенге көндә Зөфәр абзый ялгыз гына булса да үзенең ныклы нигезендә үзаллы гомер итә. Авылда яшәүче улы Тәлгать, килене Зәйтүнә, оныклары һәрчак хәл белешеп, ярдәмләшеп яшиләр.
Олы яшьтә булуына карамастан, Зөфәр абзыйның акылы камил, зиһене үткен. Бүгенге көндә дә ул телевизор карый, радио тыңлый, гәзит укый. Гәзит укый дигәннән, Зөфәр абзый безнең гәзитне чыга башлаган, көненнән алып, яздырып укып бара икән. Димәк, ул – 30 елдан артык “Өмет”нең тугры дусты. Бүген олы тормыш бәйрәмен, 90 яшен каршылаганда, мөхтәрәм тыл һәм хезмәт ветеранын “Өмет” гәзите коллективы исеменнән дә чын күңелдән котлыйбыз. Мондый укучыларыбыз булуы безнең өчен дә зур горурлык.