

Шәхси йортларны газ челтәренә тоташтыру таләпләре һәм ташламалары хакында әледән – әле язып торсак та, зәңгәр экраннардан, радио аша аңлатмалар бирелсә дә ачыклык кертүне сораган мөрәҗәгатьләр килүен дәвам итә. Шуңа күрә тагын бер тапкыр гадиләштерелгән аңлатма бирергә булдык.
Бүген Башкортстан халкына шәхси йортларын газ челтәренә тоташтыру күпкә җиңеләйде. Элегрәк газүткәргеч торбаны йортка кадәр китерү чыгымнары йорт хуҗасы җилкәсенә төште. 2021 елдан, Владимир Путин кушуы буенча, Русияне өстәмә газлаштыру программасы тормышка ашырыла башлады. Аның нигезендә газ торбасы челтәре гражданнарның йорт алдына кадәр бушлай китерелә. Йорт хуҗасы өйгә кадәр араны түләргә һәм кирәкле газ җиһазларын (казан, су җылыткыч, торбалар, мич, счетчик һ.б.) сатып алырга тиеш.
Программада кем катнаша ала?
Әгәр дә авылга газ үткәрелгән булса, сез өстәмә газлаштыру программасында катнаша аласыз дигән сүз. Сез үзегезнең бу программада катнаша алуыгыз хакында Русиянең Берләштерелгән газлаштыру операторы сайтында белә аласыз: www.connectgas.ru/gasification_program
Башкортстанда беренче чиратта график буенча якынча 32 мең гаиләнең йорты газлаштырылачак. Авылда бөтенләй газ челтәре булмаса, газлаштыру өчен гариза бирергә иртәрәк. Сез башта үзегезнең авыл яки торак пунктының газлаштырылуын көтәргә тиеш буласыз.
Газлаштыру өчен ничек гариза бирергә?
1) Башта кирәкле документлар пакетын җыярга кирәк:
2)Документлар пакеты белән сезнең өчен иң якын һәм иң уңайлы кабул итү пунктына барасыз:
Сез шулай ук www.bashgaz.ru шәхси кабинетыгызда, www.connectgas.ru бердәмгазлаштыру операторы порталында яки Дәүләт хезмәте порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.
3) Әгәрдә бар документларыгыз да тәртиптә һәм җиткелекле булса, алар сезнең белән килешү төзиячәкләр, анда тоташтыру шартлары күрсәтеләчәк. Килешү әзерләнгән арада сезгә газ җиһазлары сатып алырга һәм өегезне газ челтәренә тоташтыруга әзерләргә вакыт калачак. Газ челтәренә тоташтыру вакыты газүткәргечнең сезнең өйдән никадәр ерак булуына һәм аны урнаштыру шартларына бәйле.
Июнь ахырына Башкортстанда яшәүчеләрдән 24 меңнән артык гариза килгән, биш мең йорт тоташтырылган.
Нинди ташламалар һәм өстенлекләр бар?
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән йортны газлаштыру өчен 75 һәм 100 мең сумлык сертификат тапшырыла башлады. Программа башланганнан алып 6737 гаилә бу хокуктан файдаланып сертифакат алган, аларның 5711е газга тоташтырылган да инде.
Шәхси йортта яшәүче кемнәргә сертификат бирелә:
Әйткәнемчә, республика җитәкчелеге аерым категория гражданнарга 75 һәм 100 мең сумлык сертификатлар бирә башлады. Баштарак ул сумманы газ челтәренә тоташтыргандагы чыгымнарны капларга гына тотынырга мөмкин иде. Хәзер, сертификат ярдәмендә газлаштыру проекты әзерләү, төзелеш һәм монтаж эшләрен башкару, газ җиһазлары белән тәэмин итү һәм урнаштыру, мич, казан, газ счетчигы, газ сигнализациясе өчен түләргә мөмкин. Бу авыл кешеләренә бик зур ярдәм!
Сорауларыгыз булса кая мөрәҗәгать итәргә?
Сез газ тарату компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Менә аның элемтә номерлары:
+7 (800) 347-8-800 (өй телефоныннан шалтыратулар бушлай),
+7 (347) 286-21-07 (оператор тарифлары буенча),
+7 (987) 471-71-04 (кәрәзле оператор тарифы буенча).
Җылы булсын йортларыгыз!
Фото:bashkortostan.ru