Җәмгыять
5 июль 2022, 12:29

Инвалидлык алу гадиләштерелә диләр…

 2022 елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.

Инвалидлык алу гадиләштерелә диләр…Инвалидлык алу гадиләштерелә диләр…
Инвалидлык алу гадиләштерелә диләр…

Эпидемия вакытында инвалидлык төркемен билгеләү һәм озайту өчен вакытлыча онлайн процедура кертелгән иде.

 2022 елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр кеше өчен медицина һәм социаль экспертиза узуны сизелерлек гадиләштерү, бу механизмны ачык һәм аңлаешлы итү өчен эшләнде, диләр. Ул өч этапта кертеләчәк һәм 2024 елның гыйнварына тәмамланачак. Тик мондый гадиләштерүләр әледән-әле кертелеп торса да, инвалидлык төркеме алу юлында йөргәннәр аның гадиләшкәнен артык сизми, киресенчә, катлаулылыгына зарлана.

 

Бу урында аңлатма биреп үтү кирәктер. Кешене инвалид дип тану Русия Хөкүмәтенең 20.02.2006 елгы 96 санлы карары белән билгеләнгән. Әлеге карарда бик күп җитешсезлекләр барлыгы ачыклангач, 2008 елның 7 апрелендә Хөкүмәтнең 247 санлы яңа карары дөнья күрә. Ул вакытта да инвалидлык алу тәртибе гадиләштерелде дип белдергәннәр иде. Шул ук вакытта, статистика саннарына күз салсаң, безнең илдә инвалидлар күп түгел икән дигән фикер уянырга мөмкин. Әмма моны статистиканың ничек тупланганын аңлап бетермәгән кеше генә әйтә ала. Безнең илдә инвалидлыкны терки торган оешмаларның ничек эшләве белән күзгә-күз очрашканы булмаган кешеләр генә шундый фикер йөртә. Минем үземә күп еллар инвалидларның “Идел” спорт клубында һәм Башкортстан инвалидлар оешмасының җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге начальнигы булып эшләргә туры килде. Инвалид була торып та инвалидлык ала алмыйча мөрәҗәгать итүчеләрнең чираты өзелгәне булмады. Законнардагы җитешсезлекләр аркасында күпме рәнҗеш һәм күз яшьләре, болай да язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның дәүләт тарафыннан да кыерсытылуын күреп тордым. Күпләр, йөреп-йөреп тә дөреслекне таба алмагач, кул селтиләр иде. Ә инвалидлар оешмасы җәмәгатьчелек оешмасы гына бит, ул инвалидлык бирә алмый. Мисал өчен, Европа союзының статистика хезмәте дөнья илләрендәге инвалидларның исәбен алып бара. Аның исемлегенә караганда, иң күп инвалидлар Финляндиядә теркәлгән. Илдәге барлык халыкның 32 проценты инвалидлык алган. Бөекбритания халкының –27, Нидерландиянең 25 процент халкы инвалид икән. Франция, Чехия, Португалия, Дания, Швециядә шулай ук инвалидлар саны 24 процентка  җитә. Ә Русия халкының нибары 9 проценты гына инвалид. Бу сан үзе үк уйланырга мәҗбүр итмиме? Болар безнең статистика хезмәте китергән саннар. Бездәге халыкның 9 гына проценты инвалид булуы хәлнең яхшылыгын аңлатмый. Кызганычка каршы, бу безнең илдә инвалидлык төркеме алу мөмкинлеге авыр булуны аңлата. Халык югары даирәләргә күпләп дәгъвалар җибәрә башлагач, Русия Хөкүмәтенең 399 нчы санлы карары нигезендә 2018 елның 14 апреленнән гомерлек инвалидлык билгеләүче чирләр исемлеген киңәйттеләр. Яңартылган авырулар исемлегенә яңа критерийлар да кертелде. Беренче чиратта исемлеккә хромосоманың барлык тайпылышлары, шул исәптән Даун синдромы өстәлде. Шулай ук бавыр циррозы, саңгыраулык һәм сукырлык дәрәҗәсен аерып билгеләү, балалар церебраль параличы кертелде. Бу авырулар гасырлар дәвамында булды, әмма алар буенча гомерлек инвалидлык бирелмәде, үзеңнең сукыр яки саңгырау икәнлегеңне ел саен исбатларга туры килде. Иң мөһиме, әлеге карар нигезендә яңак-бит өлешендә тайпылышлар булган, сколиоз, аутизм һәм күпчелек балаларда очрый торган башка кайбер авырулар вакытында инвалидлык алу гадиләштерелде. Әмма ел да тикшерелеп, авыру дәрәҗәсен исбатларга кирәкле авырулар исемлеге сизелерлек кимемәде. Аяксыз яки кулсыз, тумыштан сукыр кешеләрне дә ел саен тикшерүгә чакырып җәфаладылар бит. Яңадан кул яки аяк үскән кешене күргәнегез бармы? Инвалидлыгының күзгә күренеп торган билгеләре булмаган кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Коронавирус пандемиясе башлангач, инвалидлыкны озайту тикшерүләре үткәрелмәде. Алар тикшерүсез генә озайтыла килде. Коронавирус кими төшкәч, катгый таләпләр бетерелде һәм хөкүмәт инвалидлыкны билгеләү кагыйдәләрен янә үзгәртте. Үзгәрешләргә Русия Хезмәт министрлыгының аңлатмасын тәкъдим итәбез.

Тикшеренү үтәргә кем җибәрә ала?

Инвалидлык төркемен, элеккечә, медик-социаль экспертиза бюросы билгели. Элек чирле кешегә яки баласы чирле кешегә үзенең яшәү урыны буенча дәвалаучы табибка барырга туры килә иде. Табиб кирәкле диагностик, дәвалау, савыктыру чаралары үткәргәннән соң, нигезле сәбәпләр булса медик-социаль экспертизага җибәрде. Яңа кагыйдәләр буенча теләсә кайсы медицина оешмасы табибы экспертиза үтәргә юллама яза ала. Мәсәлән, кеше яшәү урынындагы поликлиникага беркетелгән, ләкин башка медицина учреждениесендә дәваланса, ул шулай ук юллама ала алачак.

Документлар җыеп йөрергә кирәкме?

Үзегезгә документ җыярга туры килмәячәк. Экспертизага барлык документлар, кирәкле мәгълүматлар сез дәваланган яки күренгән медицина учреждениесе тарафыннан җибәреләчәк. Кирәкле документлар исемлеге Хезмәт министрлыгының тармакара килешүе белән ачык билгеләнгән. Элеккечә, медицина һәм социаль- экспертиза бюросы өстәмә мәгълүмат җыюны таләп итә алмаячак. Монсына ышану кыен, әлбәттә.

Инвалидлык билгеләү тәртибе

2022 елның 1 июленнән сез медицина-социаль экспертизаны ничек узуны үзегез сайлый аласыз – шәхсән яки читтән торып. Ләкин шәхси килү кирәк булган очраклар бар:

          *өстәмә тикшеренү үтү өчен;

          *индивидуаль реабилитация кирәк булса, аның программасын төзү өчен;

          *картлар йортында яки интернатта яшәсәгез;

          *экспертиза карары белән риза булмасагыз.

 

Алдан язылу кирәкме?

Әгәр кеше килеп тикшерү үтүне сайлаган булса, электрон реестр аша датаны һәм вакытны сайлый ала. Бу чиратларда торудан азат итәчәк. Шул ук вакытта, әгәр кеше кулын яки аягын кискәннән соң аңа беренчел протез кирәк булса, аңа өч эш көне эчендә экспертиза үткәрергә тиешләр, элеккечә яртышар ел чират тору кирәкмәяәчәк диелгән яңа кагыйдәләрдә.

 

Экспертиза карары белән ризалашмасагыз, кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Әгәр дә медицина комиссиясенең карары белән риза булмасагыз, МСЭ Баш бюросының яки филиалының җитәкчесенә, үзегезнең риза булмавыгызны белдереп, язма шикаять бирергә була (адресы: 450059, Уфа шәһәре, Гражданнар урамы, 24 санлы йорт). 2023 елның 1 июненнән, телемедицина технологияләрен кулланып, моны ерактан эшләп булачак. 2022 елның июль аеннан илнең барлык экспертиза учреждениеләренә телемедицина технологияләре җиһазлары урнаштырыла башлаячак: 2023 елның 1 июненнән алар барсы да эшли башларга тиеш дигән максат куелган. Шулай итеп, экспертиза карары белән риза бул-

маучылар аны кабат үтәргә теләк белдерсә Мәскәүгә, республика яки өлкә үзәгенә барып йөрмәячәк. Аны, видео сылтама аша кереп, дистанцион үтәргә мөмкин булачак.

Юллама бирмәсәләр, нәрсә эшләргә?

Күп кешеләр поликлиникада табибларның медик-социаль экспертиза үтәргә юллама бирмәүләренә дә зарлана. Яңа кагыйдәләр буенча, медицина оешмасы экспертизага юллама бирүдән баш тарткан очракта кешегә медицина комиссиясе нәтиҗәләре бирелә. Комиссия карарын өч табиб имзаларга тиеш. Алга таба кеше, комиссия карары белән килешмәвен белдереп, төбәк яки федераль Сәламәтлек саклау министрлыгына, Росздравнадзорга гариза язарга хокуклы. Алар 30 тәүлектән дә соңламый сезне кабат тикшерү үтәргә чакырырга тиеш. Әлеге комиссиягә ышанмыйсыз икән, “бәйсез комиссия” чакыруны таләп итә аласыз.

Әгәр дә кабаттан тикшерү үткәннән соң да инвалидлык билгеләнмәсә, судка мөрәҗәгать итәргә генә кала. Бу мәшәкатьләрне үтү сәламәт кешеләргә дә бик читен, авыру яки инвалид кешегә бигрәк тә.

Гаризаларның төгәл вакыт эчендә тикшерелергә тиешлеген ачыклау да күптән кирәк иде.

Хөкүмәт җитәкчелеге бүгеннән гамәлгә кергән инвалидлык бирү тәртибе күпкә гадиләшетерелде дип белдерә. Тормыш ни күрсәтер.

Фото:garant.ru

 

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас