Җәмгыять
3 июль 2022, 12:50

Әкият илен хәтерләтә

Кушнаренко районында үзенчәлекле урын бар.

Әкият илен хәтерләтәӘкият илен хәтерләтә
Әкият илен хәтерләтә

Кушнаренко районының Агыйдел елгасы яр буенда үзенчәлекле урын бар. Ул скульптуралар паркы дип атала. Моңа кадәр бу арт-объект турында ишетеп кенә белә идем. Ә менә чираттагы командировка вакытында аны якыннан күрү шатлыгына ирештем. Җәйнең күркәм мизгеленә сокланып барганда машинабыз Кушнаренко районына борылды. Шул чак яланда йөгереп баручы пошилар карашны җәлеп итте. Каядыр ашыгалар, тизрәк урманга таба чабалар иде алар. Арытаба күлдә йөзгән пар аккошлар каршы алды.Аларның да матурлыгына хәйран калып, юлыбызны дәвам иттек. Ниһаять, күрергә теләгән урынга - могҗизалы почмакка барып җиттек. Капкадан керү белән текә яр буенда зур самолет канатларын җәеп утыра иде.Баскычлардан аска таба төшкәч, чынлап та әкият илен хәтерләтүче җир бит бу дип хозурландык.

Биредәге матурлыкны тудыручы автор Ильфир Хәйруллин безне ихлас күңелдән каршы алды һәм иҗат эшләре белән таныштырырга ашыкты.

Рәссамның бай фантазиясе һәм оста куллары нәтиҗәсендә барлыкка килгән 20 ләп сын урын алган биредә.

Тумышы белән Чакмагыш районы Иске Калмаш авылыннан булган Ильфир Фидай улы һөнәре буенча рәссам. Ул, Уфада сәнгать графикасы белгечлегенә ия булгач, сәнгать мәктәбендә укыта.Кушнаренко районында тәүгеләрдән кооператор була, интерьер бизәлеше белән шөгыльләнә.Тормыш иптәше Людмила Александровна (укытучы) белән район үзәгендә күркәм гомер кичерәләр, Ирина исемле кызларын үстерәләр.Бүгенге көндә оныклар сөю шатлыгына ия алар.Гаилә башлыгы лаеклы ялга чыккач та, өйдә кул кушырып утырмый, күптән күңеленә тынгылык бирмәгән теләген гамәлгә ашырырга ниятли. Оныгы белән Агыйдел яры тавында йөргәндә ташларга абына һәм нәкъ шушы Кызлар тавы дип аталган урынны үзгәртергә уйлый.

2018 елда җиң сызганып эшкә тотына. 4 көн дәвамында баскычын да эшләп куя, әкренләп төрле хайван сыннары барлыкка килә башлый.

Һәр ташта ул образ күрә һәм аларга "җан өрә". Аларны эскизларсыз эшли.

Рәссамга урындагы хакимият тә, шәхси эшкуарлар да ярдәмгә килә. Кушнаренко районы эшкуарлар берләшмәсе җитәкчесе Салават Галимов та аның изге башлангычын хуплап, ярдәм итеп тора. Эшкуар сүзләренә караганда, спонсорлар табып, бердәм көч белән видеокамералар, рупор (микрофон) куела. Әлбәттә, болар кирәкле чара, чөнки баштарак кайбер сыннарны ватып киткәннәр. Ә хәзер сакчы аларны күреп, кисәтеп тора. Вавилонча тимер баскыч, төнлә яктырту өчен лампалар, койма белән әйләндереп алу бурычлары да тормышка ашырыла.

Районга килгән кунакларны да тәүдә әлеге паркка алып киләләр, һәркем мондый могҗизага хозурланып китә.

Әлегә хайваннар күбрәк эшләнсә, Ильфир Хәйруллин киләчәктә халык эпосы (мәсәлән, "Урал батыр" эпосы) геройларын ясауны күз уңында тота.

Биредә камыр батыр, ат, крокодил, арыслан, аҗдаһа, елан, песи, фил, аккошлар һ.б. сыннары урын алган, ә таштан ясалган тәхет теләкләрне гамәлгә ашыручы урын буларак кабул ителә. Бу әкияти почмак шундый күркәм, тылсымлы тоела, яшь парлар да еш килә, чөнки бәхет китерә дип санала ул.

Парк бәйгедә дә катнашып өлгергән. Русия туристик операторы "Туту.ру" тарафыннан оештырылган конкурста халык арт-объектлары арасында көч сынашып, безнең төбәк буенча иң күп тавыш җыеп, беренче урынга чыккан.

Ильфир Фидай улы дәртләнеп иҗат итә, паркны яңа геройлар белән тулыландыра. Хезмәте яратып кабул ителгәч, туган ягына, газиз тавына халык агымы өзелмәгәч, ул үзенә ләззәт таба, илһам ала. Бүгенге көндә бушлай рәвештә эшләп, хезмәтеннән тәм табып, башкаларны сөендереп яшәүче талант иясе ул. Арытаба да иҗади эшчәнлегегез, изге эшегез белән шатландырып яшәгез.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас