Җәмгыять
2 июль 2022, 15:58

Сабантуй берләштерә

Мәскәү шәһәрендә Сабантуй үтте һәм ул берничә мең кешене җыйды. 

Сабантуй берләштерәСабантуй берләштерә
Сабантуй берләштерә

 

“Коломенское” музей-заповеднигы территориясендә үткән бәйрәм меңләгән ватандашларны җыйды. Башкортстаннан барган делегацияне РФ Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисе урынбасары Лилия Гомәрова җитәкләде. Делегация составына шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аитколова, БР мәдәният министры Әминә Шафикова, РФ Президенты каршында республиканың тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Бикбаев, Ишембай һәм Кырмыскалы районнары хакимияте башлыклары, сәнагть эшлеклеләре һәм башкорт эстрадасы йолдызлары керде.

Элек Сабантуй язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм ителә торган чара булса, хәзер исә ул милләтара, бердәмлек, дуслык һәм халыкларның бер-берсен аңлавы бәйрәме. Мәскәү шәһәрендә үткән сабантуй моның үрнәге булды.

Сабантуй инде берничә ел “Коломенское” музей-заповеднигы территориясендә үткәрелә. Соңгы ике елда ул үткәрелмәде. Сабантуйга килүчеләр аны сагынуларын, күңелгә бәйрәм рухы җитмәвен әйтте. Юрталарда чәк-чәк белән авыз иткәннән соң башкорт халык уеннарына, спорт чараларына көч сынашырга юлландылар.

Гызстаннан килгән кунакларга курай белән кызыксыну туды. Закир бабаев төрки халыклар бер-берсен тылмачсыз аңлый, диде.

Мәскәү шәһәрендә Сабантуй беренче тапкыр 1996 елда үтә. Бу еллар эчендә аның популярлыгы артканнан арта. Бу бәйрәм ил башкаласында иң күп кешеләр җыя торган бәйрәмнәрнең берсенә әверелде.

Сабантуй берләштерә
Сабантуй берләштерә
Сабантуй берләштерә
Сабантуй берләштерә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас