

Башкортстан республикасында 1 июньнән минималь хезмәт хакының күләме – 15 мең 279 сум + район коэффиценты. Димәк, эшләүче кеше, кайда нинди оешмада хезмәт итүенә карамастан, шушы суммадан ким хезмәт хакы алырга тиеш түгел
Ләкин эш эзләү үзәкләре күптән түгел ил буенча үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, хезмәткәрләрнең 34 проценты соңгы елда бер тиен дә өстәмә түләү алмаган. Минималь хезмәт хакы һәм социаль түләүләр күләме арткан вакытта бу ничек мөмкин соң? Сораштырудан күренүенчә, соңгы ярты елда хезмәткәрләрнең эш бирүчеләргә карата шикаять язулары арта төшкән. Сораштыруда катнашучыларның нәкъ яртысы хезмәт хакы дәрәҗәсеннән канәгать түгел, ләкин аларның биштән бере генә хезмәт хакын күтәрүне сорап мөрәҗәгать итәргә батырчылык итә. Алар шулай ук түләнмәгән эшләр кушылуына, артык сәгать эшләргә туры килүгә һәм эш бирүче тарафыннан социаль пакетның тулысынча үтәлмәвенә дә зарланалар. Димәк, кайбер эш бирүчеләр Хезмәт кодексын бөтенләй санга сукмый булып чыга. Иң тупас хокук бозу – кешеләрнең өчтән бер өлеше хезмәт хакының индексацияләнмәвенә зарлана.
Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 130 маддәсендә “һәр эш бирүче үз хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләргә тиеш” дип ачыклап язылган. Моннан тыш, 2020 елда Конституциягә үзгәрешләр кертү барышында да бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелде һәм шулай ук өстәмәләр теркәлде. Анда, хезмәт хакын ел саен индексацияләү алдагы елгы инфляция күләменнән ким була алмый, индексацияләү бар төр юридик шәхесләргә дә кагыла” дип ачыктан-ачык язылган. Димәк, хезмәт хакын дәүләт оешмалары һәм учреждениеләре генә түгел, коммерция оешмалары да, эшкуарлар да индексацияләргә тиеш. Хезмәт хакын индексацияләүдән эш бирүче берничек тә тайпыла алмаска тиеш кебек, һәрхәлдә, законнарда шулай язылган.
Хөкүмәтнең шундый карары булып та эш бирүче ничек хезмәт хакын күтәрүне үтәми кала ала? Бу турыда профсоюз хәрәкәте вәкиле, Русиянең элеккеге хезмәт министры урынбасары Павел Кудюшкин аңлатма бирә:
– Минималь хезмәт хакын 10 процентка күтәрү хезмәт хакының автоматик рәвештә артуын аңлатмый, ул хезмәткәрнең шушы суммадан ким хезмәт хакы алырга тиеш түгеллеген аңлата. Бу таләп илнең төп законы Конституциягә дә кертелде. Әгәр дә Хөкүмәтнең МРОТны күтәрү турындагы карарыннан соң хезмәт хакыгыз үзгәрми икән, үз хокукларыгызны яклау өчен дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә аласыз. Анда дөреслек даулап йөрүләре бик четрекле һәм озакка сузылырга мөмкин. Иң уңайлысы, хакимияткә каршы тора алырлык профсоюз оешмасы төзү, әлбәттә.
Чыганак:mk.ru
Фото: mk.ru