Җәмгыять
1 Июля 2022, 13:20

"Первушино" аэродромында авиашоу булачак

Герой якташыбыз хөрмәтенә авиация бәйрәме оештырыла.

"Первушино" аэродромында авиашоу булачак"Первушино" аэродромында авиашоу булачак
"Первушино" аэродромында авиашоу булачак

9 июльдә "Первушино" аэродромында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан зур авиация бәйрәме - AviaFest Первушино узачак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана, 20:00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Керү ирекле.
Бәйрәмдә бөтен Русиядән 50дән артык самолет һавага күтәреләчәк. Демонстрацион очышны Бөек Ватан сугышын гына түгел, шул чордагы миллионлаган совет солдатларына канатлар биргән легендар башкарачак.
Аэродром мәйданчыгында авиация техникасы күргәзмәсе узачак. Самолетлар белән фотозона эшләячәк.
Кунакларны Уфа шәһәренең иң яхшы коллективлары һәм Башкортстан йолдызлары катнашлыгында кызыклы концерт программасы, шулай ук Беларусьтан килгән танылган авиация җырлары авторы Николай Анисимов чыгышы көтә.
Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен күңел ачу урыннары, уен мәйданчыклары, иҗади мастер-класслар эшләячәк.
Фестивальнең һәр кунагы хәйрия уенында катнаша ала. Самолетта очу, спорт велосипедлары, заманча гаджет, автомәктәптә укуга чакыру һәм башка бик күп кыйммәтле бүләкләр отарга мөмкин булачак! Сатып алынган һәр билет - отышлы: стоматология клиникасында түләүсез кабул итү, рәсем ясау студиясендә дәресләр алу, батут паркына сәяхәт, шулай ук кәрәзле телефонга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирелә..
Җыелган акчалар хәйриячелеккә, үзенчәлекле балаларга ярдәм итүгә тотылачак.

Фестиваль ахырында һава шарлары фесты узачак, анда теләгән һәркем аэродром территориясен кошлар очышы биеклегеннән күрә алачак. Чарага «Көньяк автовокзал — Первушино» маршруты буенча 12:30дан 20:00гә кадәр”Башавтотранс” автобуслары йөриячәк, шулай ук шәхси транспортта килергә мөмкин.

Чыганак: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас