

Сабантуйда Башкортстан сәнгать осталары, эстрадасы йолдызлары концертлары тәкъдим ителәчәк, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Мәйданчыкта этник йортлар урнаштырылган «Башкорт милли колориты» фольклор авылы җәелдереләчәк. Республиканың интерактив мәйданчыклары эшләячәк: чолыкчылык, тимерчелек, башкорт милли бизәкләре ясау; сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре ярминкәләре, сувенирлар, мастер-класслар, халык уеннары. Быел Башкортстанны Ишембай һәм Кырмыскалы районнары тәкъдим итәчәк.
Мәскәү сабантуенда Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, "Хәзинә" этно-проекты, "Дәрвиш Хан" төркеме, "Бишбармак" оркестры, халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреатлары, танылган артистлар һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Тантананы ачу 13.00 сәгатькә планлаштырылган.
Сабантуй Мәскәү шәһәре, Андропов проспекты, 39 адресы буенча узачак.
Бәйрәмгә җыелып якташлар белән күңел ачыйк, дуслар!