Җәмгыять
1 июль 2022, 08:35

Июнь аенда кем җиңде?

"Өмет" гүзәле конкурсы дәвам итә.

Июнь аенда кем җиңде?Июнь аенда кем җиңде?
Июнь аенда кем җиңде?

Июнь аенда иң күп тавыш җыеп, Благовар сылуы Диана җиңү яулады.

Диана Гафарова Благовар районының Кызыл Чишмә авылында дөньяга килгән. Тиздән аңа 24 яшь тула. Таң урта мәктәбендә белем алганнан соң, башкалага юллана. Биредә ул медицина көллиятенә укырга кереп, аны кызыл дипломга тәмамлый.

Кечкенәдән табиб булырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә хыяллана. Шуңа күрә дә сәламәтлек саклау өлкәсен сайлый. Бүгенге көндә ул Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә эшли.

Буш вакытларында тәмле ризыклар пешерергә, фотосүрәткә төшерергә һәм сәяхәт итәргә ярата.

Читайте нас